Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан – әйләнә-тирә мохитне саклауга инвестицияләр кертү буенча лидер төбәк

Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко катнашында ТР Экология һәм табигый ресурслар, Урман хуҗалыгы министрлыкларының уртак коллегия утырышы

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында әйләнә-тирә мохитне саклау өчен төп капиталга кертелгән инвестицияләр буенча беренче урынны алды. Бүген ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган ведомство коллегиясендә шулай дип белдерде.

«Республикада үткәрелә торган планлы экологик сәясәт нәтиҗәсендә хисап елында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә максатчан чараларга барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан, предприятие инвестицияләренә башлангыч бәя бирүне исәпкә алып, 9 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелде. Шунысын да искәртик: Татарстан Идел буе федераль округында әлеге күрсәткеч буенча беренче урынны били», - диде ул.

Спикер искәрткәнчә, ТР Президенты карары нигезендә, 2012 елдан төбәктә экологик җыемнарның керемнәре күләмендәге җирле бюджет акчалары табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә. Әмма бу керемнәр ел саен кими бара. РФ Бюджет кодексына кертелгән яңалыкларны исәпкә алып, 2020 елның 1 гыйнварыннан РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс тарафыннан билгеләнгән штрафлар хәзер Россия субъектлары бюджетларына җибәрелергә тиеш.

«Татарстанда гамәлдә булган тәҗрибәне саклау максатыннан, табигатьне саклау законнарын бозган өчен штрафлардан җыелган керемне алга таба табигатьне саклау чараларында файдалану өчен тулы күләмдә муниципаль район бюджетларына юнәлдерү буенча закон чыгару инициативасын хуплавыгызны сорыйм», - диде Шадриков коллегиядә ТР Президентына мөрәҗәгать итеп.

Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары - Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко катнашында ТР Экология һәм табигый ресурслар, Урман хуҗалыгы министрлыкларының уртак коллегия утырышы уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама