Мөслим-информ

ТР Эчке эшләр министрлыгы: "Сайлауларда тәртип бозу фактлары теркәлмәде"

Татарстанда сайлаулар тыныч кына уза. Тәүлек буе иминлек саклау эшенә күчкән хокук сакчылары тарафыннан тәртип бозу очраклары теркәлмәгән.

Бердәм мәгълүмат үзәгендә чыгыш ясаган ТР эчке эшләр министры урынбасары, полиция начальнигы Рафаил Гыйльманов әйтүенчә, хокук сакчыларының эше планлаштырылганча бара. Шәхси состав көчәйтелгән режимда эшли, сайлау участоклар кичә 18:00 сәгатьтән тәүлек дәвамында күзәтү астына алынган.

- Җәмәгать тәртибен саклау өчен Бердәм сайлау көнендә Татарстанда Эчке эшләр министрлыгыннан 3982 хезмәткәр җәлеп ителде, - диде Рафаил Гыйльманов. - Моннан тыш шәхси сак берләшмәсе хезмәткәрләре дә эшли.

  • VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены – Мөслимдә
  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш

Материал http://intertat.ru/ сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: