Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан мониторинг үткәрелде

ТР районнарында бүгенге көндә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан мониторинг үткәрелә, бу чара кысаларында җирлектә урнашкан кибетләрдә алкоголь продукциясен реализацияләү вакыты тикшерелә, белгенәгезчә закон нигезендә алкоголь эчемлекләрне кичке уннан иртәнге унга кадәр сату тыела. 22 март көнне ТР дәүләт Алкоголь инспекциясенең Түбән кама территориаль органы белгечләре Мөслимдә урнашкан берничә кибеттә...

ТР районнарында бүгенге көндә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан мониторинг үткәрелә, бу чара кысаларында җирлектә урнашкан кибетләрдә алкоголь продукциясен реализацияләү вакыты тикшерелә, белгенәгезчә закон нигезендә алкоголь эчемлекләрне кичке уннан иртәнге унга кадәр сату тыела. 22 март көнне ТР дәүләт Алкоголь инспекциясенең Түбән кама территориаль органы белгечләре Мөслимдә урнашкан берничә кибеттә контроль сатып алу булды. Шунсы куанычлы бер кибеттә вакытыннан алды спиртлы эчемлекләр сатмады. 2016 ел соңгы 2 ай эчендә ТР дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районында уздырган тикшерү вакытында, районыбызда 2 көмешкә сату һәм Казахстан республикасыннан тиешле маркасы булмаган аракы ташу очрагы ачыкланган. Өйдән көмешкә сату Яңа Усы һәм Игенче авылларында ачыклана, аларга Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан 3000 сум күләмендә штраф салына, Казахстан аракысын ТР территориясенә алып кайткан өчен суд тарафыннан әлеге райондашыбызга 4000 меңннән алып 5000 мең сумга кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X