Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Мөслимдә

Район ветеринария лабораториясе 1968 елда төзелеп, 1970 елда кулланылышка тапшырылган. Бүгенге көндә биредә барлык авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәхси хуҗалыклар малларының, эт-песи кебек йорт хайваннарының сәламәтлеге тикшерелә. Шул ук вакытта сәүдә чыгарылучы барлык ит продукциясенең, җиләк-җимеш кебек азык-төлекнең таләпләргә җавап биреләүе тикшерелә. Ветеринар-санитар эксперт Рәзилә Фазлыева лабораториядә инде 1994 елдан бирле...

Район ветеринария лабораториясе 1968 елда төзелеп, 1970 елда кулланылышка тапшырылган. Бүгенге көндә биредә барлык авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәхси хуҗалыклар малларының, эт-песи кебек йорт хайваннарының сәламәтлеге тикшерелә. Шул ук вакытта сәүдә чыгарылучы барлык ит продукциясенең, җиләк-җимеш кебек азык-төлекнең таләпләргә җавап биреләүе тикшерелә. Ветеринар-санитар эксперт Рәзилә Фазлыева лабораториядә инде 1994 елдан бирле эшли. Аның сүзләренчә, зур әһәмияткә ия корылма булуына карамастан, бинага беркайчан да капиталь ремонт ясалмаган.

ТР Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдиновның Мөслимгә визиты да әлеге мәсьәлә белән бәйле иде. Ул район башлыгы Рамил Муллин белән берлектә район ветеринария берләшмәсе карамагында булган биналар торышы белән танышты. Сөйләшү барышында районда яңа ветеринар лаборатория булдыру юллары ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X