Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына заявкалар кабул итә башлады

Конкурста һөнәри белемле һәм һөнәрләре буенча өч елдан да ким булмаган стажга ия авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала.

Конкурс “Иң яхшы экономист”, “Иң яхшы бухгалтер”, “Иң яхшы инженер”, “Иң яхшы зоотехник”, “ТР муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы зоотехнигы”, “ТР муниципаль районында селекция-нәсел эше хезмәтенең иң яхшы начальнигы”, “Иң яхшы ветеринария табибы”, ”Иң яхшы агроном”, “Иң яхшы кадрлар хезмәткәре”, “Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы хезмәткәр” номинацияләре буенча үткәрелә. Конкурста катнашу өчен заявканы һәм кирәкле документларны 20 ноябрьгә кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев