Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"ТР Аграр яшьләр берләшмәсе" нең Мөслим районы бүлекчәсе эшли башлады

"Мизгел" яшьләр үзәгендә республика аграр яшьләр берләшмәсенең муниципаль семинары үтте. Семинарда катнашучылар гамәлдәге социаль әһәмияткә ия проектлар һәм программалар белән танышты. Чарага авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә яшәүче авыл тормышында катнашырга теләүче иҗтимагый актив яшьләр, авыл патриотлары чакырылды. Шулай ук очрашуда "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" нең регионара иҗтимагый оешмасының...

"Мизгел" яшьләр үзәгендә республика аграр яшьләр берләшмәсенең муниципаль семинары үтте. Семинарда катнашучылар гамәлдәге социаль әһәмияткә ия проектлар һәм программалар белән танышты. Чарага авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә яшәүче авыл тормышында катнашырга теләүче иҗтимагый актив яшьләр, авыл патриотлары чакырылды. Шулай ук очрашуда "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" нең регионара иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Илмира Сабирҗанова да катнашты. Чара танышу һәм коммуникатив тренинг белән башланды. Илмира Сабирҗанова яшьләрне борчыган сорауларны ачыклау, мөһим мәсьәләләрне хәл итү буенча тренинг-уен үткәрде, "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" нең эшчәнлеге белән таныштырды.

"Аграр яшьләр берләшмәсе" нең Мөслим бүлекчәсе оештырылды һәм аның рәисе итеп Лилия Мурзаханова билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев