Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төп максат – язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамлау – министрлык

Моның өчен эшне ике сменада оештырырга кирәк.


(Казан, 16 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Республикада язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамларга кирәк. Бу - авыл хуҗалыгы министрлыгының максаты.

"Татарстанга яз соң килде дип әйтү дөрес түгел. Кыр эшләре үз вакытында башланып китте. Бүген республиканың 9 районы язгы кыр эшләренә кереште", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов "Татар-информ"га.

"Язгы кыр эшләре вакытында көнне-төнгә ялгап, эшне ике сменада оештырырга кирәк. Безнең максат - чәчүне ике атналык периодта башкарып, төп эшләрне тәмамлау", - диде урынбасар.

Исегезгә төшерик, "Татар-информ" алдарак Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер, Татарстанда язгы кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле, язгы кыр эшләренә керешү өчен 1 млрд 800 мең сумлык запас частьләр кирәк һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы техника ремонтынакомачаулаган факторны атады дип язган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев