Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тоз – агу түгел

Аны кулланганда алтын урталыкны сакласаң, ул бик файдалы.

1. Иң күп дигәндә – алты грамм. Көнгә шул күләмдә тоз ашау – кеше өчен норма. Әлбәттә, моңа ашамлыкларга кушылган тоз да керә. Тоз ашауны даими рәвештә арттырып җибәргән кешенең йөрәгенә, бавырларына, бөерләренә зыян килергә, ул гипертония белән авырый башларга мөмкин. Мәсәлән, японнар көнгә 40 граммга кадәр тоз ашый. Шуңа күрә Япония гипертония белән авыручылар саны буенча дөньяда беренче урында тора. Ләкин тоздан тулысынча баш тарту яки аның җитешмәве дә зарарлы.

2. Ябыгу өчен тозсыз диеталар куллану сәламәтлекне какшатырга мөмкин. Көндәлек рационда тоз кулланудан баш тарткан кешенең авырлыгы бик тиз кими. Чөнки организм бик күп су югалта, ә аның белән бергә әһәмиятле элементлар – натрий, хлор, калий, магний да югала. Шул рәвешчә, ябыгу бөерләргә, йөрәк-кан тамырлары системасына, тән тиресенә, чәчләргә начар тәэсир итә.

3. Йодлаштырылган тоз – калкансыман биз авыруларына каршы бик яхшы профилактика. Натрий микъдары бик аз булган тоз да бар. Аңарда 30 процент диярлек натрийны калий һәм магний тозы тәшкил итә. Мондый тоз югары артерия басымы, атеросклероз булган кешеләргә һәм шулай ук диабет, остеохондроз, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте белән авыручыларга бик файдалы.

4. Җиңелчә тозланган су урамда эссе һава булганда яки авыр физик хезмәттән соң бик яхшы эчемлек. Икенче төрле әйткәндә, аны күп тир бүленеп чыкканда эчәргә киңәш ителә. Аз гына тоз салынган сөтле чәй ашказаны эчәк трактын бик яхшы зарарсызландыра. Шуңа күрә аны ризык белән агуланганда һәм эч күбенгәндә эчү файдалы.

5. Яшелчәләрне тозлаганда, аларга йодлы тоз салырга ярамый. Юкса тозлаган яшелчәләрегез әчергә яки аларга әчкелтем тәм керергә мөмкин.

6. Тоз эрерәк булган саен аңарда файдалы микроэлементлар озаграк саклана.

 

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев