Мөслим-информ

Тойгелдедә яңа завод ачылды

Бүген районда сөт продуктлары җитештерүгә көйләнгән завод ачылды. Ул Тойгелде авыл җирлегендә эшләүче "Фаиза" авыл хуҗалыгы кооперативы составында һәм территориясендә эшләячәк. Заводны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Муллин, Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Рушат Зарипов, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл халкы, укучылар катнашты. Завод май, катык, кефир кебек сөт продуктлары эшләп, җирлегебездәге һәм якын-тирә районнардагы кибетләргә чыгарачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: