Мөслим-информ

Тойгелдедә экологик чиста сөт ризыклары җитештерелә

Беренчел чимал белән эшләүчеләр яхшы аңлый: үсешнең һәм табыш кертүнең иң отышлы юлы - әлеге чималны эшкәртеп, базарга чыгару өчен товар җитештерү. Районыбызда төрле өлкәләрдә эш җәелдергән эшмәкәрләр тарафыннан бүген халык кулланылышына гаилә фермалары тарафыннан сөт продуктлары, каз үстерүчеләрдән төрелгән каз ите һәм башка продуктлар чыгарыла.

Тойгелде авыл җирлегендә нәкъ шундый ук максатны күздә тоткан завод сафка басты. Моңарчы шәхси хуҗалыклардан, авыл хуҗалыгы формированиеләреннән, тирә-күрше районнардан сөт җыеп, аны чистартып һәм суытып халыкка тәкъдим итү белән шөгыльләнгән "Фаиза" авыл хуҗалыгы товарлары белән көндәлек тәэмин итү кооперативы үзендә үк ак май, катык, кефир кебек сөт продкутлары җитештерәчәк.

Завод ачу тантанасында район башлыгы Рамил Муллин, ТР Дәүләт советы депутаты, Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, район җитәкчеләре һәм авыл халкы, укучылар катнашты.

- Тойгелде - зур тарихлы авыл, ул һәр чорда тырыш халкы белән аерылып торган. Бүген дә җирлекнең башкаларга үрнәк булырдай егет-кызлары, үз эшләрен оештырып, халык мәнфәгатен күз алдында тоткан хәлдә тырыш хезмәт куялар. Авылыгызны яратыгыз, шушында яшәргә, үсәргә максат куеп ныклы белем алыгы, - диде Рамил Муллин тантанага килгән укучыларга мөрәҗәгать итеп. Район башлыгы бизнесның яңа тармагына керергә курыкмаган Фаит Шәйморзинга хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

2010 елның мартында сөт җыю пункты буларак оешкан "Фаиза" кооперативында бүген 32 кеше эшли. Шуларның 24е - Тойгелде авылыннан. Завод төзелешенә 34 млн сум инвестиция кертелгән. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программасы буенча грант оту да эшне тулы куәтенә алып бару өчен мөмкинлек тудыра. Аның күләме - 14 млн 927 мең сум. Завод өчен 25 млн сумлык җиһаз алынган. Фаит Фоатович әйтүенчә, тотылган сумманың 60 проценты хөкүмәтнеке, 40 проценты - предприятиенеке. Тулы куәтенә эшләячәк заводның тәүлегенә 55 тонна сөт эшкәртү мөмкинлеге бар.

Тойгелде авылында эшен башлаган Фаит Шәйморзин турында сөйләгәндә, җирлек башлыгы Дамир Минһаҗев, егетнең авыл халкына инде таныш сыйфатларына тукталды:

- Ул өлкән кешеләрне хөрмәт итә, авыл халкына игътибарлы. Җирлектәге бер генә чара да аның ярдәменнән башка үтми. Халыкны эшле итү генә дә заманның зур батырлыгы. Бүген сафка баскан заводта янә 11 кеше эш урыны табачак. Димәк, күпмедер гаиләләрдә керем артачак, тормыш көйләнәчәк.

Социаль мәсьәләләрне уңай хәл итү өчен җирлекнең салым базасы бүген хәлиткеч роль уйный. Фаит кебек егетләр җирлек казнасына күпмедер өлеш кертәләр икән, бары "Әфәрин" генә диясе кала.

Җитештерелгән сөт продуктларына килгәндә, алар кибетләргә чыгарылачак. Өчәр ай сакланырга сәләтле пластик савытлардагы сөтләрдән аермалы буларак, "ФАИЗА" сөтенә организм өчен зарарлы матдәләр кушылмаячак. Сезнең сөтегез әчи, диючеләргә, натураль сөтнең әчи торган үзенчәлеге бар аның диясе килә. Компаниянең технологы Анжела Хатмуллина аңлатуынча, сөтнең тиешле әчелеге 17-18 процент тәшкил итә. Пастеризацияләү үткәргән очракта да, җиде тәүлектән соң, сөттәге әчелекне тәэмин итүче бактерияләр әчү процессын башлыйлар һәм әчелек тиешле нормадан артып китә, димәк сөт әчи. Һәм бу - нормаль күренеш.

Районда янә заводлар калка - гомерле булсын алар, тормышыбызга уңай үзгәрешләр алып килсеннәр, табышлы булып, җирлек үсешенә ныклы этәргеч ясасыннар.

Гөлзәрия Шакирова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: