Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Товарның сыйфаты начар булса

– Сыйфатсыз товар саткан өчен сатып алучы дистанцион рәвештә товар сатучыга нинди таләпләр куярга хокуклы? 

– РФ Хөкүмәте карары белән 2007нче елның 27 сентябрендә расланган 612 санлы “Товарларны дистанцион юл белән сату кагыйдәләре”нең 28, 29 п.п. нигезендә сыйфатсыз товар сатылган сатып алучы (әгәр бу хакта сатучы алдан әйтмәгән булса), үзе сайлап, түбәндәгеләрне таләп итә ала: 
а) товарның кимчелеген бушлай төзәтүне яисә сатып алучы яки өченче зат тарафыннан төзәткән өчен чыгымнарны каплауны; 
б) сатып алу бәясен киметүне; 
в) товарны шундый ук маркадагы (модель, артикул) яисә башка маркадагы (модель, артикул) товарга бәясен кабат исәпләп алыштыруны. Техник яктан катлаулы һәм кыйммәтле товарларга карата сатып алучының бу таләпләре җитди җитешсезлекләр булганда канәгатьләндерелергә тиеш.
Югарыда саналган таләпләрне куймыйча, сатып алучы килешүне башкарудан баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кайтарып бирүне таләп итәргә хокуклы. Җитешсезлекләре булган товарны сатып алучы сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кайтарып бирергә тиеш. 
Сатып алучы шулай ук сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә аңа китерелгән чыгымнарның тулысынча кайтарылуын таләп итәргә хокуклы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X