Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Товарларны ваклап сатуда – яңа кагыйдәләр

2020нче елның 31 декабрендә Россия Федерациясе хөкүмәте карары белән расланган 2463 санлы Товарларны ваклап сату-алу килешүләре буенча сату һ. б. кагыйдәләре (алга таба – Кагыйдәләр) үз көченә керде. Стационар ваклап сатуны, товарларны үрнәкләр буенча һәм дистанцион рәвештә сатуны, комиссион сәүдәне көйләүче элек гамәлдә булган кагыйдәләр бүтән кулланылмый. 

Яңа документта кулланучының төп хокуклары һәм сатучының бурычлары сакланган. Шул ук вакытта яңалыклар да бар. Мәсәлән, кулланучыдан дәгъва булган очракта сатучы аның таләпләре буенча җавап җибәрергә тиеш. Сәүдә объектларында (кулланучылар өчен билгеләнмәгән урыннардан кала) кулланучы үзен кызыксындырган мәгълүматны теләсә кайсы чыганактан эзләргә һәм алырга, шул исәптән фотога төшерергә хокуклы. Әмма бу гамәлләр законга каршы килергә тиеш түгел. Димәк кулланучы сәүдә ноктасында күргән хокук бозуны мобиль телефонына төшерә ала. 
Товарларны интернет-кибетләрдән сатып алганда яңа кагыйдәгә нигезләнү каралган: кулланучының ваклап сату-алу килешүе төзергә ниятләве хакындагы хәбәрен алгач, сатучы кулланучыга ваклап сату-алу килешүе төзелүенең раславын җиткерә. Раслауда заказның номеры булырга тиеш. Ул кулланучыга төзелгән килешү турындагы мәгълүматны һәм аның шартларын белергә мөмкинлек бирә. 
Дистанцион рәвештә сатып алынган товар күрсәтелгән адрес буенча кулланучыга тапшырыла, кулланучы булмаган очракта заказның номерын әйткән затка бирелә. Ягъни кулланучының туганнарына яисә аның белән бергә яшәүчеләргә ышаныч кәгазе, паспорт яисә башка документ күрсәтү кирәк түгел. Әмма килешүдә кырысрак кагыйдәләр дә каралырга мөмкин (мәсәлән, кыйммәтле товарлар китергәндә). 
Тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтарганда чыгымнарны кулланучы күтәрмәскә дә мөмкин. Чөнки килешү нигезендә кулланучы товарны сатучыга җиткергән өчен түләүдән азат ителгән булуы бар. Ә сыйфатсыз товарны кире кайтару һәрвакыт сатучы хисабына башкарыла. 
Товарны автомат файдаланып саткан очракта сатучы кулланучыга сатучының исемен (фирма исеме), аның төп дәүләт теркәве санын, урнашу урынын һәм адресын, эш режимын, телефон номерын һәм электрон почта адресын, ваклап сату-алу килешүе төзү өчен автоматтан файдалану кагыйдәләрен, товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару тәртибен (товар кулланучыга бирелмәгән булса) җиткерергә тиеш. 
Шулай ук Кагыйдәләрдә азык-төлек товарлары, техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары, автомобильләр, мототехника, прицеплар, номерлы агрегатлар, ювелир һәм кыйммәтле металлардан һәм ташлардан эшләнгән әйберләрне, терлек, үсемлек һәм башка төр товарларны сатуның үзенчәлекләрен көйләүче аерым нормалар бар. 
Товар өчен (техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары, текстиль, тегүчелек, трикотаж, мех товарлар һәм аяк киеме, терлек, үсемлек һәм мебель) түләүне раслаучы касса чегы, электрон яисә башка документта товарның исеме, артикулы һәм (яисә) моделе, сорты (булган очракта) күрсәтелмәсә, кулланучы әлеге мәгълүматлар булган товар чегы тутыруны таләп итәргә хокуклы.
Кагыйдәләрнең 71 пункты нигезендә автомобиль ягулыгын реализацияләгән вакытта кулланучы таләбе буенча сатучы автоягулык салу станциясе хуҗасы яисә автоягулык салу станциясен файдаланучы зат тарафыннан расланган сыйфат турындагы документның (паспорт) күчермәсен күрсәтергә бурычлы. Шул исәптән җитештерүче исемен, автозаправкага ягулык җибәргән нефтебаза исемен һәм факттагы адресын, ягулык партиясенең күләмен һәм җибәрү датасын. 
Әлеге кагыйдәләр 2027нче елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә. 

ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте идарәсе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев