Мөслим-информ

Торыш кызлары һәм казлары

Күршеләрем Ландыш һәм Илшат Вәлиевләр, Торыш авылындагы ташландык фермаларны ремонтлап, әйләнә-тирәсен тәртипкә китереп, мөгезле эре терлек һәм каз үрчетү белән шөгыльләнә. Казлар үсеп җиткәч, мине дә каз өмәсенә чакырдылар.

Торыш авылында булганым бар иде. Әмма бу җирлектә шулкадәр бердәм һәм булган халык яши дип белми идем. Өмәгә Торыш, Симәк авылларыннан, хәтта Мөслимнән дә килеп йөрделәр. Торышлылар, эшне конвейер кебек оештырып, барысын да җиренә җиткереп башкаралар. Үзләре җитез, чиста итеп эшлиләр. Музыка тыңларга да, көлешеп алырга да җитешәләр.

Мин игътибар иткәне авыл халкының Илшат белән Ландышка шулкадәр зур хөрмәт белән караулары булды. Чөнки бөтен йомышлары белән аларга киләләр, борчуларын аларга сөйлиләр.

Роза Габидуллина тормыш иптәшенең авыруы турында сөйләп алды. Башта Ландыш белән – Мөслим хастаханәсенә, аннары Түбән Камага алып барып тикшерткәннәр. Кызганыч, иптәше мәрхүм булган. Торышлылар сөйләвенчә, кар күп яуган елларны иртән авыл халкы уянганчы урам-тыкрыклар кардан чистартылган була. Симәк юлларын чистарта (аскы урамга, Красноярга кадәр). Фермада ике терлекче – Роза Габидуллина һәм Фәнзилә Шәйдуллина эшли. Фәнзиләнең ире Данис шунда ук тракторчы. Вәлиевләр җәй көне ферма тирәсендә күп итеп чәчәк үстерәләр.

Вәлиевләр, гомумән, бик тә игелекле кешеләр. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә алар кире какмыйлар, ярдәм итәләр. Быел Илшат Мөслимдәге күршеләренә саламга кадәр алып кайтып бирде. Илшатның алтын куллы булуын да әйтергә кирәк. Хуҗалыктагы бар эшне дә белеп эшли. Без бу яки теге эшне ничек эшлик дип еш кына аның белән киңәшләшәбез. Ландыш та Илшаттан калышмый. Өе һәрвакыт тәртиптә, өстәле тулы ризык. Бакчасы карарга, кышка заготовкалар әзерләргә, гөмбәсен, башкасын эшкәртергә дә вакыт таба.

Илшат эш урынына иртүк китә һәм төнлә генә кайта. Фермада бит Илшат белән Ландыш кына эшләми. Аларның әти-әниләре җәй буе каз көтәләр. Әйләнә-тирәне төзекләндерәләр, чистарталар, буйыйлар. Илшатның әнисе Дилә бик авыр операция дә кичергән. Шуңа да карамастан, алар ничек тә балаларына ярдәм итәргә тырышалар. Бер эштән дә куркып тормыйлар. Үзләре дә хезмәт сөючән, балаларына яхшы тәрбия биргән Муллаян белән Диләгә, Зөлхәбирә белән Рифкә (ул мәрхүм инде) сокланам.

Ләкин тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелми. Бүгенге көндә аларның эш башлап җибәрүләрен 7-8 айлык баланың тәпи йөрергә маташуына, аякка басарга тырышуына тиңләргә була. Аларның җигелеп эшләүләренә карыйм да, үземә “Мин шулай булдыра алыр идем микән?” – дип сорау бирәм. Һәм юктыр дигән фикергә киләм. Әйе, Вәлиевләрнең эшләре шома гына бармый. Алдагы бизнесларында аларга бик күп авырлыклар, сынаулар аша узарга туры килде. Чөнки алар, үзләре яхшы күңелле, эчкерсез кешеләр булгач, башкаларны да шундый дип кабул иттеләр. Һәркемнең сүзен тыңлап, һәркемгә дусларча яхшы мөгамәлә күрсәтеп ярдәм иттеләр. Ә клиентлары ышанычсыз, әхлаксыз кешеләр булып чыктылар, аларның “кесәләренә керделәр”. Ә бит булды шундый авыр көннәр – суд приставлары бөтен техникаларын алып китте, хәтта үзләренә дә йөрергә машиналары да калмады. Бизнес беткәч, дуслары да юкка чыкты. Өч бала белән шундый авыр хәлдә калган гаиләнең ипи алырга да акчалары булмаган көннәре күп булды. Ләкин алар бу сынауны җиңәргә үзләрендә көч таптылар. Ул гына да түгел, олы уллары Раил ил алдындагы бурычын намус белән үтәде, Петербург шәһәрендә хәрби хезмәттә булып, җирлегебезгә кайтты.

Конфуций әйткән: “Ни тот герой, который никогда не падал, а тот, который падал, вставал и шел дальше”. Бу сүзләр Ландыш белән Илшат Вәлиевләр турында әйтелгән кебек. Аларга бары тик уңышлар гына телисе килә. Башлаган эшләренең яхшы нәтиҗәсен күрергә язсын иде.

Фәнүзә Мәүлиева.

Мөслим.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: