Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Торыш авылында 5 категорияле юл ачу тантанасы узды

Бүген Симәк авыл җирлегенә керүче Торыш авылында 5 категорияле юл ачу тантанасы узды. Тантанада муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хамматов, "Татавтадор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы җитәкчесе Марат Самигуллин, юл төзүчеләр һәм Торыш авылы халкы катнашты. Чарада катнашучыларга район башлыгы рамил Муллин, Марат Самигуллин теләкләрен җиткерделәр, юл төзү эшендә катнашка һәркемгә рәхмәтләрен белдерделәр. Торышлылар исеменнән Азат Гыйлметдинов һәм мәгариф ветераны Хөмәйрә Садирова рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен әйттеләр. Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов та республика, район җитәкчелегенә һәм юл төзүчеләргә рәхмәтләрен әйтте.Торыш юлын төзекләндерү өчен Федераль бюджеттан һәм республикабыз хөкүмате тарафыннан бирелгән финанс чыгымнары кулланылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев