“Тормышыбызны ямьләп яшик”
Башкарган эшләребез яшәешебезне ямьли, диләр Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләре җыеннарында катнашучылар.
Михайловка авыл җирлегенә ике авыл керә: Михайловкада 217 хуҗалык исәпләнә, Элемтәдә – 63. Буш ихаталарның саны 38гә тигез. Михайловкада пропискада 481 кеше тора, Элемтәдә – 124 кеше. Быел җирлектә бер бала туган, 12 кеше үлгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны исәптә – 40, укучылар – 97.
– Пропискада торучыларның йөздән артыгы җирлектә яшәмәү, буш ихаталар булу салым җыюда, җирлекне төзекләндерүдә, башка эшләрдә кыенлыклар тудыра, – дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Роберт Исламов.
Үзара салым тулысынча җыелып беткән. Шуның бәрабәренә җирлектә уңай үзгәрешләр барлыкка килгән.
Җирлектә юллар яхшы хәлдә. 10 километр озынлыктагы юлларның 1,6 километрына асфальт түшәлгән, калганы гравий белән капланган. Быел асфальт юлны ремонтлауга 597 мең сум сарыф ителгән. Су белән тәэмин итүдә проблемалар булмаган. Су чыганаклары караулы. Урам яктырткычларына хезмәт күрсәтүче подрядчы юк, әмма мәсьәлә хәл ителә, ди җирлек башлыгы.
Җирлектә “Намус” агрофирмасы, өч шәхси эшмәкәр, ике крестьян- фермер хуҗалыгы, бер пекарня үз эшчәнлеген җәелдергән. Җирлектә хезмәт куйган 65 кешенең күпчелеге бюджет өлкәсендә эшли. Март аенда эшчәнлеген башлаган Рафаэль Гыймаевның крестьян-фермер хуҗалыгында 28 кеше үзенә эш тапкан. Калганнар сезонлы эштә яисә районнан читтә эшлиләр.
“Намус” агрофирмасы вәкиле җыенда катнашучыларның пай өчен түләү турындагы сорауларына җавап бирде.
Михайловка авыл җирлеге – иң аз сыер асраучылар җирлеге, дигән фикер туа. Биредә аларның саны нибары 31не тәшкил итә. Җирлек башлыгы моның сәбәбен мал асрауның нәтиҗәлелеге аз булу, халыкның картаюы, көтүче булмау белән аңлатты. Мөгезле эре терлекләр саны – 146. 34 баш дуңгыз, 54 кәҗә исәпләнә.
– Төрле дәүләт программалары турында аңлатып торабыз. Әмма, кызганычка каршы, халыкның бу юнәлештә активлыгы бик түбән, – ди авыл җирлеге башлыгы.
Михайловка авыл җирлегендә урта мәктәп, балалар бакчасы, почта бүлекчәсе, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә эшләп килә. Шулардан мәктәп – иң зур коллективлы оешма. Биредә укучы 111 баланың 62се – михайловкалылар. 31 укучы Ташлыярдан килеп белем ала. Кадрлар җитәрлек: барысы 24 педагог эшли, шуларның 13е Михайловкада яши, биш укытучы – Мөслимнән, дүртесе Ташлыярдан йөреп эшли. Балалар бакчасында 21 сабый тәрбияләнә, аларга алты кеше хезмәт күрсәтә.
Фельдшер-акушерлык пунктында, фельдшер белән шәфкать туташыннан кала, яхшы даны район чикләрен дә узган теш табибы да бар.
Мәдәният йорты каршында озак еллар эшләп килүче “Рябинушка” халык фольклор ансамбленең даны да еракларга таралган. Быел әлеге коллектив 35 еллыгын бәйрәм итә һәм бу датаны зур концерт белән билгеләп үтәргә җыена. Мәдәният йортындагы тугыз берләшмәдә 97 кеше шөгыльләнә. Лаеклы ялдагылар да активлыклары белән аерылып тора. Пенсионерлар спартакиадасында ату буенча ярышта Дилия Хөсниева – беренче урын, өстәл теннисында Марат Вәлиев икенче урынны яулаган.
Үзара салым акчасына юллар, урам утлары карала, су белән тәэмин итү башкарыла. Җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, Сабантуй паркын төзекләндерү, янгын сүндерү машинасын тоту кебек эшләр дә үзара салым средстволары хисабына барган. Алдагы чорга яңа мемориалда койма кою, мәктәп янында машина кую урыны булдыру, агач кисү һәм башка эшләр планлаштырылган.
Роберт Исламов тагын бер кат көнкүреш калдыкларын һәм зиратта җыелган чүпне түгү тәртибен аңлатты, су куллану һәм су өчен түләүгә тукталды, гаилә паркы турында фикерләре белән уртаклашты.
– Һәрберебез башкарган яхшы эш ул – авыл үсешенә өлеш кертү, тормышыбызны ямьләү һәм уңайлы итү, – диде авыл җирлеге башлыгы Роберт Исламов һәм эшендә таяныч булган мәктәп, балалар бакчасы, сәламәтлек саклау һәм мәдәният хезмәткәрләренә, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә һәм коллективларына, авыл халкына рәхмәтен җиткерде.
Михайловка авыл җирлеге җыенында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты.
Тойгелде авыл җирлегендәге 4 авылда 1028 кеше яши. Шулардан 351е – пенсионерлар, укучылар – 108, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 39, студентлар – 45, эш яшендәгеләр – 507 кеше. Җирлектә 3 бала туган, 9 кеше үлгән.
Башка җирлекләрдән аермалы буларак, биредә салымның һәр төре арттырып үтәлгән. Халык ихата-йортларын, каралты-кураларын төзек тота, Илдар Садыйков, Аяз Вәлиев гаиләләре яңа йорт салып чыккан.
Су челтәре узган елларда Ташлыяр авылында яңартылган булса, Тойгелделдә “Чиста су” республика программасы нигезендә 2019-2020 елларда эшләнгән. 2020 елда үзара салым акчасына башняга заманча электр насосы куелган. Атлас авылында су линиясен яңарту планлаштырыла.
Авыл җирлегендәге 494 шәхси хуҗалыкта 530 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 280е – сыерлар. 220 сарык, 60 кәҗә, 39 ат, 326 баш умарта исәпләнә.
2016 елдан Ташлыяр басуларында “Намус” агрофирмасы эшли. Әлеге хуҗалыкта 15 ир-егет механизатор һәм шофер булып хезмәт куя. 2020 елда “Август-Мөслим” агрофирмасы эшли башлагач, күп кенә эш урыннары булдырылган. Җирлектә кош ите җитештерүчеләр дә шактый. Шулай ук мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнүчеләр, күпләп сыер асраучы гаиләләр бар. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю яхшы оештырылган. Сөт саткан өчен халыкка барлыгы 6 млн 340 мең 269 сум түләнгән. Сөтне Фаит Шәймурзин җитәкчелегендәге “Фаиза” авыл хуҗалыгы кооперативы җыя. Иң күп эш урыннары бирүче дә, җирлеккә иң күп ярдәм итүче иганәчеләрнең берсе дә ул. Төзелеш белән шөгыльләнүче “Рива” җәмгыяте җирлектәге эшләрдә авыр техника белән ярдәм күрсәтә. Иң беренчеләрдән булып үз эшен башлаган йорт җиһазлары җитештерүче Сәел Каюмовны да билгеләп үтте Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев. Шәхси эшмәкәрләр Илнур Әхмәтҗанов, Сәел Каюмовның сәүдә нокталары да эшли.
– Яңа эш башларга теләүчеләр дә бар. Без аларга дәүләт программаларын аңлатабыз, документлар тутырырга ярдәм итәбез, – ди җирлек башлыгы.
Эшмәкәрләр 80ләп кешегә эш урыны биргән, сезон вакытында икеләтә күбрәк кеше эшле була.
Мәктәпләрдә 33 бала белем ала. Тойгелде балалар бакчасында – 18 сабый, Ташлыяр бакчасында 7 бала тәрбияләнә. Халыкка өч фельдшер- акушерлык пункты медицина хезмәте күрсәтә. Ике мәдәният йорты, ике китапхәнә эшли. Җирлектә дүрт мәчет бар иде. Тойгелде авылында халык тырышлыгы белән тагын бер мәчет төзелгән.
– Зиратларда чистарту, карт агачларны кисү эшләре башкарылды. Үзара салым акчасына материаллар алып коймаларын профнастил белән әйләндердек. Эшлисе эшләребез дә күп әле. Иске зиратны да әйләндереп бетерергә дигән планнарыбыз бар, – диде Дамир Минһаҗев һәм халыкның һәр төрле проблеманы чишүдә бик актив булуын ассызыклады.
2021 елда 450 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган, дәүләт өстәмәсе белән ул 1 млн 800 мең сум тәшкил иткән. Бу средстволарга Ташлыяр авылында иске мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы коймалары профнастилга алыштырылып, капкалар ясалган, иске зират коймасы профнастил белән тотылган, Ташлыяр һәм Тойгелдедә зират йортлары яңартылган, шушы авылларда хуҗасыз йортларга профнастилдан койма коелган. Шулай ук Тойгелде авылында иске һәм яңа мәчет, элеккеге интернат-мәктәп ихаталары профнастил белән әйләндерелгән. Тойгелде һәм Ташлыярда Сабантуй будкалары яңартылган.
Тойгелде авылында су башняларының будкаларын ремонтлаганнар, су башнясына яңа насос куйганнар, җир астындагы торбаларны һәм кабельләрне алыштырганнар һәм башка бик күп төрле эш башкарганнар.
Быелга үзара салымны 18 яше тулган һәркемнән – 700 сум, беренче- икенче төркем инвалидлар, Әфган, Чечня сугышында катнашучылар, көндезге бүлектә укучылардан 350 сум күләмендә җыярга дип килешкәнннәр. Атлас авылы халкы 1000әр сум җыю турында карар иткән. Бу акчаны нинди максатларда тотасын да халык белән бергәләп хәл иткәннәр.
Авыл җирлеге башлыгы авыл тормышына үз өлешен кертүче һәркемгә, һәр коллективка, район җитәкчелегенә рәхмәтен әйтте. Җыенда катнашучылар су, ут белән тәэмин итү турындагы сорауларга җаваплар алды, почта элемтәсен яхшырту буенча тәкъдимнәрен җиткерде.
Тойгелде авыл җирлеге җыенында район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов катнашты.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев