Мөслим-информ

Тормыш үзгәрми тормый

Исәнсеф тарихын караштырып утырдым. Авыл тарихында төрле вакыйгалар булган!

Исәнсеф авылына бе­ренче булып гаиләсе белән Исәнсафый дигән кеше ки­леп утырган. Аннары баш­ка гаиләләр дә күченеп килгән. Исәнсафый үлгәч, авылны аның исеме белән атаганнар. Еллар үтү белән аны “Исәнсеф” дип йөртә башлаганнар, дип сөйләнелә халык риваятендә.

Авылда колхоз 1929 елның язында оештырыла башлый, аңа “Ленин бүләге” исеме бирелә. Колхозның берен­че рәисе итеп Әбүгалисина Шәвәлиев сайлана. Колхозга 1596 гектар җир беркетелә, шуның 1382 гектары сөрүлек җирләре була. Ул еллар­да авылда 170 хуҗалык, хезмәткә яраклы 210 кеше исәпләнгән. Колхозчылар карамагында 110 эш аты, 10 баш сыер булган. 1940 елда 1595 гектар сөрүлек җире, 190 хезмәткә яраклы кеше, 220 эш аты, 17 сыер теркәлгән. Колхозның нин­ди темп белән үсүен күрү өчен тагын берничә сан ки­терик. 1930 елда бер сыердан сөт алу – 300 килограмм, 1940 елда 500 килограмм тәшкил итә. 1930 елда бер сарыктан 1,8 килограмм йон алалар, дәүләткә 10 центнер сөт са­талар һәм бөртекле культу­ралардан 8 центнер уңыш җыеп алалар. 1940 елда йон күләме – 2,2 килограмм, дәүләткә сөт сату – 40 цент­нер, бөртеклеләрдән уңыш алу 12 центнерны тәшкил итә! 1940 елда колхозның бер автомашинасы, атлы сугу машинасы, атлы 13 ур­гыч (1930 елда – 1 машина), атлы 10 чәчкеч машинасы, 60 сабан (1930 елда – 45) булган. Шулай итеп, күмәк хуҗалык яхшы гына тернәкләнеп эшли башлый.

Авылдан Бөек Ватан су­гышына 130 кеше китә, 68 кеше сугыш кырында ятып кала. Сугыштан соң хөкүмәт колхозларның матди тех­ник базасын ныгыту буенча нәтиҗәле чаралар күрә. 1950 елда “Ленин бүләге” колхозы, “Кызыл таң” белән берләшеп, “Ленин бүләге” исеме белән йөри башлый. 1957 елда кол­хозлар тагын эреләндерелә, “Ленин бүләге” һәм “Сатурн” колхозлары, берләшеп, дүрт авыл (Тат.Бүләр, Исәнсеф, Иске Сәет, Исәнсеф-Чишмә) “Урожай” колхозы булып яши башлыйлар. Рәис итеп Мирхаҗиян Сәлахов сайлана, Тимершәех Фәйзуллин агро­ном-зоотехник була.

1963 елның июнендә кол­хозлар тагын эреләндерелә. Яңа Сәет, Мари Бүләр, Уса­клык авыллары кергән хуҗалык Ленин исемендәге колхозга кушыла. Бу эре хуҗалык җиде авылны берләштерә. 1970-1980 ел­ларда биредә республика­га үрнәк булырлык эшләр башкарыла. Авылларга күтәртелгән юл китерелә, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы биналары салына, суүткәргечләрдән авылларга чишмә суы китерелә. Иң куа­нычлысы: авылларга зәңгәр ягулык – газ кертелә.

Безнең “Урожай” колхозы республикада танылган иде. Һәр авылда клуб, кибетләр, медицина пунктлары ачыл­ды, Тат.Бүләрдә – урта мәктәп, Мари Бүләрдә – клуб, янгын сүндерү депосы, тагын бик күп объектлар төзелде. Мәдәният йортларында атна саен концерт-спектакльләр була иде. Фермалар гөрләп торды. Гыйнвар башында ук яртыеллык планны үти тор­ган идек. Колхозның отчет җыелышларында клублар ха­лык белән тула, җыелыштан соң сыйланып, концерт ка­рап, күчтәнәчләр күтәреп кайта идек. Колхозлар та­ралды. Элеккеге тәртип бет­те, күп кеше эшсез калды. Эшләгәннәре акча ала алмый интекте. Хәзер җирлегебездә “Август-Мөслим” агрофир­масы эшли. Райондашлары­быз Үрәзмәт сөтчелек ком­плексында хезмәт куя. “Эш юк” дип урамда йөрүчеләр дә юк. Аллага шөкер, хезмәт хакын да, җәйге ялларын да алып баралар.

Авылыбызга газ кергән, су бар, урамнарда утлар яна. Медпунктыбыз бар, кибеткә атнага өч тапкыр ипи килә – рәхәт тормышта яшибез. Коронавирустан да котыла алсак, бик әйбәт булыр иде. Исән-сау булырга язсын!

Мөҗәһидан Мортазин.

Исәнсеф.

ФОТО – ТУГАН ЯК МУЗЕЕ АРХИВЫННАН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: