Мөслим-информ

Тормыш җырын ишетә ул

“Тегү, бәйләү, чигү кебек кул эшләрен хатын-кызлар гына башкарырга тиеш” дигән стереотип формалашкан бездә. Мөслимдә гомер итүче Марат Шакиров бөтенләй икенче фикердә. Аның өендәге чигелгән картиналарны, кышкылыкка әзерләгән компот һәм кыяр банкаларын күреп, шаккатып кайттык.

– Яңа Сәет авылы егете мин. 1973 елда Тат. Бүләр урта мәктәбенең беренче чыгарылыш укучылары булдык. Укыганда химия фәненә мөкиббән идем. Төрле тәҗрибәләр ясарга яраттым. Укуны тәмамлагач, “Кем булырга?” дип озак баш ватмадым: Казан химия-технология институтына укырга кердем. Химик-технолог белгечлеген үзләштергәч,Ростов өлкәсенә җибәрделәр. Хәрби сәнәгать өлкәсендә үзем сайлаган һөнәр буенча эшләдем, – ди Марат абый.

Хезмәт юлын Сал. Мухан мәктәбендә дәвам итеп, физика, математика, химия фәннәреннән укыта. Соңыннан Яр Чаллыдагы агрегат заводына эшкә урнаша яшь белгеч. Гади мастердан цех җитәкчесе урынбасарына кадәр күтәрелә.

– Яшьрәк чакта, агачка бизәкләр төшереп, төрле әйберләр ясау белән дә шөгыльләнгән идем. Ләкин рәссам түгеллегемне аңлап, бу эшемне кисәк кенә ташладым. Лаеклы ялга чыккач вакытны ничек үткәрермен икән, дип, гел баш вата идем. Шулвакыт кулыма бер газета килеп керде. Анда бер подполковникның чигү белән шөгыльләнүе турында бик матур мәкалә басылган иде. Ир-ат эше түгел инде бу, дип уйладым ул чакта. Ләкин Яр Чаллыдагы “Аргамак” кибетенә килеп кергәч, аякларым туп-туры “Барысы да чигү өчен” дигән бүлеккә таба атлады. Ниндидер сихри көч тәэсирендә мин бер комплект канва, җеп, чигү схемасын сатып алдым да кайту белән эшкә дә тотындым. Ун көн дигәндә тәмамладым да. Бик матур кыңгырау чәчәкләре килеп чыкты. Тормыш иптәшем Фәридә, урыны оҗмахта булсын, “55 яшьлек юбилеема зур бүләк булган бит бу”, дип кочып алган иде ул чакта, – дип искә ала райондашыбыз.

Җиденче елын картиналар чигү белән мавыгучы Марат Шакиров җанындагы бушлыкны да, яраткан кешесен югалту сагышын да шушы эше белән каплый, күңеленә юаныч таба. Кая барса да, күзе гел чигү җепләренә төшә аның.

– Әтиебезнең бу һөнәренә әниебез башта, түземлеге кайчанга кадәр җитәр дә, кайчан кул селтәр микән, дип шикләнебрәк караган иде. Әмма әтиебез – башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә торган сабыр кеше. Дүрт оныгына да атап, әллә нинди матур күренешләрне туплаган рәсемнәр чигеп бирде. Алар шулкадәр матур, күңел җылысы салып чигелгәне әллә каян күренеп тора. Рам эчендәге чәчәк таҗлары талгын җилдә тибрәлә башлар, юлбарыс атылып алга ыргылыр, тәвә кошы купшы койрыкларын җәеп җибәрер төсле. Әтиемнең эшләре белән бик горурланам. Сабыр, түзем, көчле ихтыярлы кешеләр генә утыра аладыр чигү белән, – ди Эльвира.

Марат абыйның кызлары Эльвира белән Гөлнара – тегүчеләр. Аларны Мөслимдә белмәгән кеше юктыр. Әтиләренә булган хөрмәтләре, яратулары да чиксез.

– Һаман да “балалар”, “оныклар” дип яши әтиебез. Шатлыкларыбызга бездән дә ныграк сөенә. Нинди чигүгә тотынса да, аны кемгәдер атап чигә. Иң озак чиккән эше “Урмандагы аюлар” картинасы булды. Сигез ай башын да күтәрми эшләде. Рәсемнең зурлыгы да роль уйнагандыр: буе – 85, иңе 55 см иде. Бу картинаны оныгы Камилгә бүләк итте. Шунысы сөендерә: кечкенә булсалар да, балаларыбыз да матурлыкны аңлый, тоя беләләр, – ди Гөлнара.

Марат абыйның кул эшләренә һәвәслеге күптән башланган дисәк тә, хата булмас. Тормыш иптәше ике дистә елдан артык башы бик каты авыртудан интегә. Төннәрен йокысызлыктан җәфалана. Куллары калтырый торганга әйләнгәч, ямау, инә саплау, тегү эшләре Марат абыйга кала. “Чигү эшләрен дә хәләлемнең тормышын бизәр өчен башладым”, – ди ул. Тормыш иптәшенең рәсемен дә чигеп куйган. Ретро стильдә чигелгән картина гаҗәеп җылы ноталарда, ихлас ярату белән башкарылган. Мәскәүдән махсус схемалар ясатып кайтарып, шуның нигезендә чиккән ул хәләленең сурәтен.

– Ир-ат телевизорга багынып утырганчы яки тәмәке пыскытып, эшсезлектән интеккәнче, кул эшләре белән шөгыльләнсә, күпкә файдалырак булыр иде. Ир-ат эше түгел бу диючеләргә шуны әйтәсем килә: эш ул ир-атныкына, хатын-кызныкына бүленмәгән. Кулың яткан эш җанга рәхәтлек бирә. Тормыш җырын ишетә белергә кирәк, тынычлыкның да үз тавышы бар. Матурлыкны тоя белсәк, күңел кыллары тибрәнерлек эшләр башкарырга була, – ди Марат абый.

Чигү үрнәкләрен махсус кибетләрдән сатып ала, интернет аша заказ белән да кайтарта. Рәсемнәргә кысаны багет остаханәсендә заказ белән ясата. Сату өчен түгел, үзе өчен эшли. Бүгенге көндә аның иллегә якын чигелгән картинасы бар.

Тагын бер таланты бар Марат Шакировның – күңел кылларына кагылырлык бик матур шигырьләр дә яза ул. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, һәрьяклап килгән, уңган-булган райондашыбыз – бик күпләргә үрнәк. Тормышның һәр мизгеленнән тәм табып, якыннарына җан җылысын өләшүче Марат абыйдан күпләр көнләшерлек!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: