Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормыш кадере – тыныч көннәрдә

Күк йөзе төсле зәп-зәңгәр күзле кызга Әминә дип исем кушалар. Пәйгамбәребезнең әнисенең исеме гомер буе саклап йөртә аны. Тыныч, ипле кызчык, үсә төшкәч, дусларына ышанычлы, тугры иптәш була.

Көтеп алынган төпчек 
Югары Табын авылын-да гомер итүче Хөснулла белән Шәмсиямалның ике улыннан соң кыз бала тугач, гаиләнең сөенече чиксез була. Күк йөзе төсле зәп-зәңгәр күзле кызга Әминә дип исем кушалар. Пәйгамбәребезнең әнисенең исеме гомер буе саклап йөртә аны. Тыныч, ипле кызчык, үсә төшкәч, дусларына ышанычлы, тугры иптәш була. 
– Төпчек булсам да, әтиемнең алларына утыртып иркәләгәнен хәтерләмим. Элек ата-ананың, ба-ласына табынып, сөеп-назлап утырырга вакыты булмады. Әти-әнием гомер буе колхозда эшләде. Ул чор-ларда кул белән чәчәләр иде. Әнием, ат җигеп, орлык ташыды. Ул арада сугыш чыкты. Бер-бер артлы абый-ларымны сугышка алдылар, – дип искә ала Әминә апа. 
Сугыш урлаган балачак 
Сугыш хатын-кыз өчен түгел. Хак сүзләр. Әмма тылдагы бөтен авырлык хатын-кыз җилкәсенә төшә. Алар да яшьтән үк – хезмәт фронтында. Ун яшеннән эшли башлаган Әминәнең башкармаган эше калмаган. 
– Сыер гына саумадым. Тана-сын да карадым, сарыкларын да. Без бәләкәй чакта колхозларда дуңгыз да асрадылар. Башта – “Лена”, соңыннан М. Вахитов исемен йөрткән хуҗалыкта бөтенебез көч куйдык. Басудан көлтәне ат белән ташыдык. Төнге бергә кадәр ашлык суктык. Авыр еллар иде. 7 класс белем белән калдык. Башкача уку мөмкинлеге булмады безгә. 
Әминәнең ике абыйсы да яу кы-рыннан исән-имин әйләнеп кайта. Сугышта алган ярадан бер аягы ак-сак калган Гали абыйсы, госпитальдә дәваланып чыккач, өч ай курсларда укып, табиб булып эшли башлый, яралыларны дәвалый. Фронттан кайткач, медицина буенча белемнәрен ныгытырга дип, Алабугага юл тота. Фельдшерлар мәктәбен тәмамлап, Карамалы якларындагы медпунктларда хезмәт куя. Әминә бу вакытта әти-әнисенең төп терәге була. Унси-гез яшендә Горький шәһәренә торф чыгарырга китә. 
– Алты ел бардым торфка. Акчаны әйбәт түләделәр. Хезмәт хакына үземнең генә түгел, әти-әнинең, абыйларымның да өс-башын кайгырта идем. Кайтканда кочак-кочак кием-салым, күчтәнәч алып кайтканым әле дә хәтердә. 1949 елда Мөслимнән барлыгы 500 кеше киткән идек без. Барыбыз да “баеп” кайта идек, – дип искә ала Әминә апа. 
“Сине эзләп йөри идек!” 
Тормыш иптәше Вилин күрше Тамьян авылы егете була. Клуб ишегеннән чыкканда кызны туганы Сәлахетдин белән авылдашы Чу-лак Фәрәхетдин эләктереп ала. “Сине эзләп йөри идек!” – дип, кызның күңеленә шик салып куя егетләр. Озак та үтми, кызны димләп тә куялар, никах укытыла. Карусыз, һәр эшкә күндәм Әминәне юкка гына сайламаган икән егет! Вилинның әнисе авыру була, өс-башын карарга, урын-җирен чиста тотарга, вакытында ашатырга кирәк. Тамьян авылына килен булып төшкәндә 25 яшь була кызга. Тормыш иптәше белән иңне-иңгә куеп колхозда хезмәт итәләр. Өч малай, бер кыз үстерә Гайфеевлар. Бүген Әминә апа Мөслимдә уллары Әнвәр һәм Әмирхан гаиләсе белән гомер кичерә. Җиде оныгы, алты оныкчыгының кадерле әбисе ул. Бер оныгының үзенең дә оныгы бар инде!

– Тормышымнан канәгать, яшәү бик рәхәт хәзер. Безнең замандагы юклык, авырлыклардан соң хәзерге яшәеш оҗмахка тиң. Кешелек дөньясы тынычлыкның, бәрәкәтле мул тормышның кадерен белсен иде! – ди Әминә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев