Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Торак рәсмиләштерү тәртибендә үзгәрешләр

Документларыгызны күчемсез торакны рәсмиләштерүгә тапшыру әле күчемсез торак рәсмиләштерелде дигән сүз түгел әле, дип кисәтә Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе. Хокукларны теркәү яки дәүләт кадастр исәбенә басу өчен документлар башта хокукый экспертиза үтәргә тиешләр. Документларны кабул итүче хезмәткәр хокукларны рәсмиләштерми һәм хокукый экспертиза үткәрми. Гариза бирүченең шәхесе билгеле булса, ул китергән...

Хокукый экспертиза процессында нигез булганда регистратор рәсмиләштерүне 3 айга кадәр тоткарларга мөмкин.

Игътибар итегез, торак милекне рәсмиләштерүгә документлар тапшырганда, гаризада документларны кире алу ысулы да күрсәтелә:

1) Хокукларны рәсмиләштерүче органга үзең мөрәҗәгать итү;

2) Гаризада күрсәтелгән адрес буенча почта аша җибәрү.

Тоткарлык турында хәбәрнамә гариза бирүче күрсәткән ысул белән җибәрелә. Әлеге хәбәрнамәне вакытында алу һәм тоткарлык сәбәпләрен белү һәм аларны бетерү өчен гариза биргәндә үзегезнең электрон почтагызны күрсәтүегезне сорыйбыз.

Исегезгә төшерәбез, гариза бирүчеләр документлар карауның нинди стадиядә икәнен үзләре дә белә ала. Росреестрның рәсми rosreestr.ru сайтының "Электрон хезмәтләр" рубрикасында "Гаризаның үтәлешен тикшерү" сервисы аша белеп була. документларның әзерлеге хакында мәгълүматны тәүлек дәвамында Росреестр телефоныннан да белешергә мөмкин. Телефон 8-800-100-34-34.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X