Мөслим-информ

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар күләме чикләнде

2015 нче елның 29 июнендә кабул ителгән "Россия Федерациясе Торак кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 176-ФЗ санлы Федераль Закон белән торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә ташламалар өлешендә берничә федераль законга үзгәрешләр кертелде.

Шул нигездә федераль ташламаларга инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә, техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен тәләүгә субсидия-ташламалар күләме чикләнде. Элек алар моның өчен 50 процент күләмендә субсидия ала иде. Хәзер исәп-хисап кулланылган коммуналь хезмәтләр күләменнән чыгып ясалырга тиеш. Ул исәпләү җиһазлары күрсәткечләре буенча билгеләнә, әмма расланган куллану нормаларыннан артык булырга тиеш түгел. Исәпләү җиһазлары булмаса, түләү куллану нормативларыннан чыгып исәпләнә.

Әлеге закон безнең җирлектә яшәүче якынча 2083 йорт хуҗалыгы һәм фатирга кагыла. Компенсация нормативлар чикләүләре хисабына субсидия-ташлама күләменең кимүе 25 проценттан артмаган һәм айлык керемнәре 20 000 сумнан күп булмаган гражданнарга билгеләнәчәк.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан социаль яклауның өстәмә чараларын кертү турында карар кабул ителде. Ул яңа үзгәрешләргә җайлашырга мөмкинлек бирәчәк. Аерым алганда, Татарстанда субсидия-ташламаныкиметү өч ай дәвамында этаплап башкарылачак. Мәсәлән, октябрь аенда алдагы ай белән чагыштырганда ташламадагы аерма 300 сумнан артмаска тиеш. Ноябрь аенда - аерма 500 сум. Декабрь аеннан ташлама фактта кулланылган хезмәт яисә норматив буенча исәпләнәчәк.

Түләү исәпләүгә кагылышлы барлык мәгълүмат торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр счет-фактураларында тулы күләмдә күрсәтеләчәк.Шунда ук өстәмә белешмә һәм консультация алу өчен социаль яклау белгеченең телефоны да биреләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: