Реклама
Районда "Торак -2015" профилактик операциясе старт алды. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Рушан Фәрхетдинов хәбәр итүенчә, Мөслим районындагы өч пост - Мөслимнең үзендә, Иске Карамалы һәм Баек авылларының янгын сүндерү постларында бу көннәрдә гадәти булмаган тыгыз режимда эшлиләр. Көннәр салкынайту белән янгын сүндерүчеләр үз җирлекләрендә...
Районда "Торак -2015" профилактик операциясе старт алды. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Рушан Фәрхетдинов хәбәр итүенчә, Мөслим районындагы өч пост - Мөслимнең үзендә, Иске Карамалы һәм Баек авылларының янгын сүндерү постларында бу көннәрдә гадәти булмаган тыгыз режимда эшлиләр. Көннәр салкынайту белән янгын сүндерүчеләр үз җирлекләрендә яшәгән өлкән кешеләр, караучысыз әби-бабайларның йортларында булып, электр җиһазларының төзеклеген тикшерәләр. Рейдлар алдагы атнада да дәвам итәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз