Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тоннель” операциясе узды

Теләсә нинди һава шартларында да машина номерлары укыла торган булырга тиеш!

26 ноябрьдә Мөслимдә “Тоннель” операциясе узды. Мөслимнең Кооперативная урамында үткән тикшерү вакытында районның ДАИ инспекторлары тарафыннан 9 беркетмә төзелгән. “Беркетмәләрнең күбесе иминлек каешын эләктермәү һәм тизлекне сакламау аркасында төзелде. Машина номерларының пычрак булуына да игътибар иттек. Теләсә нинди һава шартларында да машина номерлары укыла торган булырга тиеш! Бу төр хокук бозу өчен 500 сум штраф каралган. “Тоннель” вакытында өч райондашыбызга шушы төр хокук бозу өчен беркетмәләр төзелде. Ел башыннан 89 исерек шофер тоткарланды, шуларның өчесе “Тоннель” операциясе барышында ачыкланды”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев