Мөслим-информ

"Тоннель" операциясе игълан ителде. Бер генә машина да тикшерелми калмаячак

30 июнь көнне Мөслимдәге Урожай урамында 15.00-17.00 сәгатькә кадәр "Тоннель" операциясе уздырыла. Әлеге вакыт аралыгында һәрбер транспорт чарасы "энә күзеннән үткәреләчәк".

Узган айда ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок уполномоченныйлары белән берлектә узган рейд вакытында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның 17 очрагы ачыкланган иде. Алар арасында балаларны утырту җайланмалары булмаган килеш йөрткән - 2, җәяүлеләргә юл бирмәгән - 3, эләктерелмәгән иминлек каешлары, ачык күрелмәгән дәүләт номерлары һ.б. өчен 12 шоферга административ беркетмәләр төзелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: