Мөслим-информ

“Тоннель” операциясе узды

Рейд барышында барлыгы 78 машина тикшерелде

23 нче ноябрьдә Мөслимдә “Тоннель” операциясе узды. Операция кысаларында районның ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чараларына массакүләм тикшерү үткәрде. “Шоферларның куркынычсызлык каешларын тагуына аеруча игътибар бирдек. Бу төр кагыйдә бозу буенча биш шоферга, ОСАГО полисыннан башка идарә иткән – ике, балаларны махсус креслосыз йөрткән беррайондашыбызга административ беркетмәләр төзелде. Юлдагы камераларга тизлекне арттырган 40-70 шофер “эләгеп” тора. Рейд барышында барлыгы 78 машина тикшерелде”, – ди ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: