Мөслим-информ

"Тоннель" операциясе барышында

Гыйнвар аенда – алты, февральдә унбер исерек шофер йөртүче тоткарланды. Аларга карата катгый чаралар күреләчәк”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Чираттагы “Тоннель” операциясе барышында районның ДАИ хезмәткәрләре җиде шоферга административ беркетмә төзеде. Аның икесе иминлек каешын эләктермәгән өчен булса, өчесе – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. Ике шоферның иминият полисы булмаган килеш башка машина белән идарә итүе дә ачыкланган. “Тоннель” операциясе айга бер мәртәбә генә үткәрелсә, юлларда иминлекне саклау буенча профилактик чаралар даими оештырыла. “Соңгы араларда исерек килеш транспорт белән идарә иткән шоферлар саны кинәт артты. Гыйнвар аенда – алты, февральдә унбер исерек шофер йөртүче тоткарланды. Аларга карата катгый чаралар күреләчәк”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: