Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТНВ телевизион форматта Сабантуй үткәрәчәк

Яңа гасыр каналы быел онлайн-форматта узачак Сабантуйга бәйрәм телемарафоны әзерләде. Тамашачыларга бәйрәм тапшырулары, телевизион котлаулар һәм концертлар трансляцияләре күрсәтеләчәк.

Котлаулар марафоны иртәнге сәгать 7дә «Сиңа миннән-сәлам» программасы белән башлана. Татарстанлыларны республика районнарының танылган кешеләре котлаячак.

11.30 да тамашачыларга «Татарлар» программасында узган еллардагы Сабантуйлар күрсәтеләчәк. Нәкъ көн уртасында мәдәният институтының ЮХИДИ белән берлектә бәйрәм концерты трансляциясе башланачак.

Узган ел Азнакай районында үткән Сабантуйны 14.30 да «Халкым минем» программасында күрергә мөмкин булачак. Ә 15 сәгатьтә Казан ипподромында узачак концерт күрсәтеләчәк.

Узган еллардагы Самара Сабантуе «Халкым минем» программасында 17 сәгатьтә, ә 18.00 дә Новосибирскида узган елгы Федераль Сабантуйда күрсәтеләчәк.

Телемарафон 20.30 сәгатьтә Эстониядә узган Европа Сабантуен күрсәтү белән тәмамланачак.

Моннан тыш, көн дәвамында ТНВ корреспондентлары республикада узачак барлык онлайн-чаралар ту рында сөйләячәкләр.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/culture/02-07-2020/tnv-provedet-sabantuy-v-televizionnom-formate-5753971

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев