Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төнлә кырау төште: бакчачы Фарсель Зыятдинов үсемлекләрнең үсеш ноктасын тикшерергә киңәш итә

Кичтән салкынайтып җибәрсә дә, бакчачылар моның кадәрне үк көтмәгән иде булса кирәк. Бүген Татарстанда урыны-урыны белән кырау төшкән. Бу табигатьнең ничәнче шаяртуы, кырау китергән нәтиҗәләрне ничек бәяләргә? Танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдинов белән шул хакта сөйләштек, дип яза "Интертат.ру" сайтында.


"Үсемлекләрнең үсеш ноктасына кырау тигән икән, саклап калып булмый"


- Пермьдә кар яуган бит ак-ак булып, шуның салкыны килә инде безгә. Бүгенге кырау артык зур зыян салды димәс идем, - дип башлады ул сүзен. - Иртән-иртүк бакчаны карап кайттым. Помидорларны инде ачык грунтка күчергән идем. Уртача яфраклары агарган, аларга инде салкын тигән, шунлыктан кояшта аксыл төскә кергән. Болары инде үлгән дип санала. Әмма күбесенең өске өлешен, үсеш ноктасын суык алмаган. Аларга үсеш стимуляторы сипсәң, тернәкләнеп китәчәк. Ә очына зыян килгәне урынына башканы утыртырга кирәк.


Шау чәчәктә утырган алмагач, чияләрне дә карадым. Аларны да күбесе исән. Чөнки кырау җиргә генә төшә. 2-3 метр биеклекне кырау алмаган иде. Дөрес, бездә аның кадәр куркыныч кырау булмаган. Аның бик каты төшкән урыннары да булгандыр. Минус -3 ләр булса, күп тереклекне һәлак итәргә мөмкин. Минус 4кә кадәр төшкән урыннар да бар диләр. Шактый еллар инде карап барам, Татарстан шартларында 2-3 метр биеклектәге чәчәкләргә салкын тигәне юк.


"Салкын булгач, җимеш агачлары серкәләнми"


Аның каравы, Фарсель абыйны башка мәсьәлә борчый. Җимеш куакларына кортлар килми, ди ул. Бу исә уңышны бермә-бер киметә.


- Салкын булгач, кортлар килми җимеш агачларына. Шуңа күрә ясалма серкәләндерү үткәрергә кирәк. Бер чәчәктән себерке формасында махсус җайланма ясыйсың да, шуның ярдәмендә берсеннән-берсенә күчереп йөрисең. Май аенда әле мин бал корты күргәнем юк, шөпшә генә йөри. Ул күп серкәләндерә алмый.


Суган, сарымсак түзә, кыяр беренче үлә


Фарсель Зыятдинов сүзләренчә, суган, сарымсак, игеннәр -4 градусны җиңел кичерә. Ә менә көньякта үсә торган, җылы яратучы помидор белән кыярны тиз ала кырау.


- Кыяр ачык грунтта булса, бетте дигән сүз. Беренче чиратта кыяр зыян күрә. Помидор әле бераз түземле. Минем помидорны бер елны да кырау сукканы юк иде. Чөнки Иделдә су җылына, төнлә шуның дымы тартып тора, кырау төшми иде, - ди ул.
Фарсель абый быел язның булмавына пошына. Ул шулай ук, ике ел элек 23 майда кар явуын да искә алды


- Ул вакытта помидорлардан карны кагып йөрдем мин. Әмма ул җылы, җепшек кар булгач, үсемлекләр исән калды.


Ачык грунтка 10 июньнән соң гына


Бакчачы яшелчә рассадаларын ачык җиргә июньнең беренче ункөнлегеннән соң гына күчерергә киңәш итә.


- 6 июньнән Татарстанда кыраулар чигенә дип әйтә идем. Гадәттә, ул ел саен шулай була иде. Инде быел, аптырагач, үсемлекләрне ачык грунтка 10-15 июньдә чыгарырга гына киңәш итәм, - ди Фарсель абый.


Май суык булса, икмәк уңа


Бакчачы күп еллардан бирле һава торышы үзгәрешләрен махсус дәфтәргә теркәп бара, күзәтүләр уздыра. Кыш айларындагы үзгәрешләргә карап, җәйгә дә нәтиҗә ясый ала ул.


- Июньнең яңгырлы көннәре була. Яңгырлы, салкынча булгач, кырау булмас. Баклажан, помидорны ачык җиргә шул вакытта чыгарсагыз да була әле. Бу - елның соңгы кыравы булырга тиеш. Шулай да салкыннар көтелсә, бакчадагы яшелчәләрнең өстенә дуга куеп, полиэтилен пленка куеп капларга кирәк. Пленка теплицадагы үсемлекләр кырауны тоймагандыр.


Июль эссе була. Сентябрь шулай ук җылы килә, пешеп җитмәгән помидорларга кызару мөмкинлеге булыр.


Халыкта "Май салкын булса, икмәк уңа" диләр. Чыннан да, алар әйбәт үсә. Терлек азыгына да шартлар әйбәт. Кыяр-помидор, карбыз-кавынга гына начар быел.


Узган ел уңыш бирмәгән икән, алма да була. Карап, күзәтеп йөрим, Казан тирәсендә күпчелек алмагачлар быел ял итә.

P.S. Шимбә көнне (27 майда) Кайбыч районының Бәрлебаш авылында боз яву хәбәре килеп иреште. Бозның табигатькә салган зыяны турында Кайбыч районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фиргат Басыйровтан белештек.


- Бәрлебаш һәм Урсак авылларында бер полоса булып боз явып киткән иде, - диде җитәкче. - Аның табигатькә зыяны булды димәс идем, чәчәкләрне дә суык алмаган. Боз 10 минут эчендә эреп бетте.


Бүгенге кырау да зур бәла-каза алып килмәде. Белгечләр инде сабан культураларын карап, тикшереп чыкты. Иртәнге 6да һава температурасы бездә +5 градус иде. Кырау каты булган димәс идем, хәтта чәчәкләр дә, берни булмагандай, чәчәк атып утыра.


Чулпан ШАКИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X