Республикада урыны белән көчле булмаган буран көтелә. Бераз кар ява. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 11-16, аязган вакытта - 19 градус салкын булачак. Көндез исә 1-6 градус салкын булуы фаразланыла.
Казанда төнге сәгатьләрдә - 11-14, аязган вакытта - 17 градус салкын. Көндез 1-4 градус салкын булачак.
23 мартка каршы төндә Татарстанда бераз кар ява. Урыны белән буран, юлларда - бозлавык. Җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Һава температурасы чагыштырмача җылырак булачак - 2-7, аязганда гына 11 градуска кадәр салкынайта.
Нет комментариев