Мөслим-информ

Әтнәдә узган төндә бер йортны яшен сугып, янгын чыккан

Элегрәк бу йорт мәктәп булып торган, дип яза "Интертат.ру" сайты.

Узган төндә Кече Әтнә авылында бер йортны яшен сугып, янгын чыккан. Бу хакта районның янгын сүндерү бүлегеннән алынган мәгълүматка нигезләнеп, "Әтнә таңы" район газетасы сайты җиткерә.

"Каркас йорт дача өе буларак файдаланылган. Электр уты ялганмаган, газ да кермәгән. Йорт хуҗасы авылдан читтә яши", - ди янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Рифнур Сәгыйтов.

Алган мәгълүматларга караганда, элек бу йорт мәктәп булып та торган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: