Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмләткечләр

Алар алтын бәясе торган. Алар өчен көрәш-сугышлар башланган. Аларны эзләп диңгез кичкәннәр һәм яңа континентлар ачылган. Алар белән төзәлмәс авыруларны дәвалаганнар. Алар гомер озайткан һәм мәхәббәт биргән.

Әгәр дә сез сүзнең нәрсә турында барганлыгын аңламасагыз, без сөйләгән алар —тәмләткечләр.

Тәмләткечләр Көнчыгышта дару буларак инде мең еллар дәвамында кулланыла. Мәсәлән, Кытай императоры үзенең

“Үләннәр классикасы’’ китабында тәмләткечләрнең дәвалау сыйфаты турында моннан өч мең ел элек үк язып калдырган. Ә менә Ли Чанг Юн исемле башка бер күренекле кытайлы тәмләткечләр белән бар тормышын бәйләгән. Ул исә гомер буе үз бакчасында үстерелгән ризык лар белән генә тукланып яшәгән, һәм һәр көн билгеле бер вакытта тәмләткечләр кулланган. Күпләргә аның мондый туклану рәвеше сәер тоелса да,нәтиҗәсе шаккатыргыч булган. Әлеге дә баягы Ли Чанг Юн актив тормыш белән 286 ел яшәгән.

Әйе, тәмләткечләр әнә шундый могҗизалар майтарырга сәләтле. Бактың исә,чынлап та, искитмәле хәл... Гап-гади әзерләнгән ризыкка бер бөртек яисә бер чеметем тәмләткеч салып җибәрсәң, ул әчкелтем, баллы, хуш исле һәм телеңне йотарлык тәмле ризыкка әйләнә дә куя.

Тәмләткеч, ризыкны тәмләтү белән беррәттән, кеше сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый.Авырганда хәтта күп кенә даруны алыштыра.Һиндстан галиме аңлатуынча, кеше сәламәтлеге нинди ризык ашауга түгел, аның никадәр дәрәҗәдә яхшы эшкәртелеп үзләштерелүенә бәйле.

Тәмләткечләр ашказанында “ут кабыза”. Әгәр шул ашкайнату уты сүлпән янса, ризык начар эшкәртелә һәм организмда зарарлы токсиннар һәм майлар җыела. Аларны организмнан кудыртучы буларак, тәмләткечләр безнең тормышта мөһим роль уйный. Әмма аларның һәрберсен урынлы һәм тиешле күләмдә генә кулланырга кирәк.

Кориандр. Әрмән һәм грузин халкының яраткан тәмләткече. Аны дөге, фасоль, борчак, яшелчә һәм ит ризыкларына өстиләр. Орлыгы колбаса һәм кондитер ризыклары әзерләүдә кулланыла.

Кош ите ризыкларын тәмләтә, кәбестә тозлау һәм маринадлау өчен яхшы.

Куркума тамыры ачык сары һәм кызыл кирпеч төсендә була. Куркума ярдәмендә дөге ризыкларына матур төс кертәләр, аның белән ашамлык үзенчәлекле хушлана.

Киемнән куркума табын бетерү бик читен, шунлыктан аның белән бик сак булырга кирәк. Ул организмда матдәләр алмашын яхшырта, канны чистарта, ул көчле табигый антибиотик.

Тимьян. Бик көчле хуш исле, әчкелтем тәмләткеч. Аеруча майлы

ризыкларга кушу өчен яхшы санала. Аны томалап пешерелгән иткә, котлетка һәм макарон, дөге, йомырка, тавык ашларына өстиләр. Ул ысланган ит һәм гөмбә ризыклары өчен дә кулай.

Майоран. Аның яфрагы берьюлы борыч, бөтнек һәм кардамон исен бирә. Майоранны ит, кош, помидор, кузаклы, бәрәңге, гөмбә ри­зыкларына кушалар. Киптерелгән майоран үләне ризыкларны нык хушландыра, шунлыктан аны аз күләмдә генә кулланырга кирәк.

Корица, һиндстанда үсә торган коричник агачының эчке кайры­сыннан алына. Ул гадәттә киптерелгән таякчыклар рәвешендә саты­ла. Аны кыздырырга һәм угалап вакларга да мөмкин.

Ә менә әчкелтем кытай корицасы башка агачтан алына. Аны кисәкләп турап һәм онсыман итеп саталар. Корицаның агач исен хәтерләтүче баллы исе камыр ашларын һәм десертны тәмләтә. Ул сбуслар ясау һәм маринадлау өчен яхшы тәмләткеч булып сана­ла.

Шафран. Бу тәмләткеч ризыкка саргылт-кызыл төс бирә. Ул бигрәк тә Урта диңгез кухнясында киң таралган. Ризык әзерләүдә шафранның киптерелгән чәчәге кулланыла. Көчле исле һәм әче тәмле шафранны Европада кондитер, ә Көнба­тышта ит, дөге һәм яшелчә ризыкларына өстиләр.

Имбир. Иң киң таралган дару үләне. Ул салкын тигәннән, бизгәктән бик яхшы дәва. Канда холестеринны киметә, йөрәк һәм баш мие өчен бик файдалы. Тәмләткеч итеп ит,

яшелчә, камыр ризыкларына кушыла.

Канәфер. Ул тәмләткеч буларак, төрле ризыклар әзерләүдә кулланыла. Ә дәва буларак салкын тиюдән, ютәлдән, астмадан файдалы. Моннан тыш теш сызлауны да баса.

Карри, һиндстанда организмны чистарткыч чара буларак бик танылган. Аның яфрагыннан ясалган дару югары кан ба­сымыннан, салкын тиюдән, эпилепсиядән, эчәкләр инфекция­сеннән, йөрәк һәм бавыр авыруларыннан файдалы. Тәмләткеч буларак, ашказаны эшчәнлеген яхшырта.

Кара борыч. Яхшы тәмләткеч булудан тыш, төрле авырулар­ны дәвалый. Мәсәлән, кара борыч кушылган сары май томаудан һәм баш авыртудан ярдәм итә. Шулай ук амнезиядән, импотен­циядән файдалы.

Шамбала. Төрле витаминнарга, аеруча аксымга бай. Төрле ялкын­

Базилик. Урта Азия һәм Кавказ якларында иң борынгы тәмләткечләрнең берсе санала. Тәмләткеч итеп аның яфрагы һәм орлыгы кулланыла. Ул кыяр, баклажан, алма маринад­лауда һәм кәбестә, патиссон, гөмбә тозлауда файдаланыла. Базиликның тәме һәм хуш исе башка тәмләткечләр белән бергә тагын да яхшырак беленә. Мәсәлән, розмарин белән бергә базилик борыч исе ясый. Ә чамбыр (чабрец) белән базилик ризыкны тагын да әчкелтләндерә. Базиликны ае­руча майоран, петрушка, бөтнек һәм эстрагон белән бергә куллану яхшы.

Әнис. Киптерелгән әнис орлыгы үзенчәлекле хуш исле һәм сафландыргыч тәм бирә. Әнис ипи пе­шерүдә, яшелчә тозлауда һәм маринадлауда киң кулланыла. Моннан тыш ул балык ашын да искит­кеч тәмләндерә.

Эстрагон. Ул француз кухнясының иң ярат­кан тәмләткече. Безгә ул Кавказ якларыннан

сынуга каршы кулланыла, ж,әрәхәтне дәвалый, тынычландыра. Шамба­ла организмны чыныктыручы буларак, бала имезүче яшь әниләргә аеруча файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев