Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Диләрәдән – тәмле баклажан

Мөслимдә яшәүче Диләрә Хрисанова яшелчәләрдән үзенчәлекле ашлар, тәм-томнар әзерли. Аның бер рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Телеңне йотарлык тутырылган баклажаннар өчен безгә кирәк була:уртача зурлыктагы ике баклажан, 300-350 грамм сарык ите, 3-4 тырнак сарымсак, артык зур булмаган ике помидор, 60 грамм каты сыр, 50 грамм атланмай, тәменчә борыч, тоз.Эш барышы: сарык итен иттарткычтан чыгарып, аңа кирәгенчә тоз-борыч кушып болгатабыз. Баклажаннарны урталай кисеп, эчен (йомшагын) алабыз һәм куыш калган урынга сарык итеннән ясалган фаршны тутырабыз. Бу фаршка баклажан йомшагын да салырга онытмагыз, шулай иткәндә, фарш бик тәмле һәм сусыл килеп чыга. Фарш өстенә шакмаклап туралган помидорларны саласы, өстенә мулдан сыр уып, ярты сәгатькә мичкә генә тыгасы калды. Баклажаннарның әзер булуын хәбәр итеп, өйгә тәмле ис таралачак. Артык кызу утта пешермәгез. Өстәлгә яшел тәмләткечләр белән бирегез.Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецептлар рецепты тәмлетамак баклажан