Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Зөлфиядән – балан бәлеше

Баланны яратмаган кеше бик сирәктер. Баланда С витамины бик күп, ул күп чирләрдән дәва дип тә язалар бит. Баланнан төрле пироглар, бәлешләр, пирожкилар пешерергә була.

– Бәлеш – татар табынында еш очрый торган ризык. Мин балан бәлешен яратып пешерәм, – ди Иске Вәрәш авылында гомер итүче Зөлфия Имамиева. 
Эчлек өчен 1,5 килограмм балан, бер стакан арыш оны, бер стакан шикәр комы кирәк.
Камыр өчен 1,5 стакан су, ярты стакан сыек май, бер чәй калагы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, он алабыз.
Әзерләү тәртибе: камырны катырак басып, алдан әзерләгән эчлекне салабыз һәм бәлешне матур итеп бөреп, кайнар мичтә сәгать ярым пешерәбез. Өсте кызаргач, фольга белән каплыйбыз. Аннары мичнең кызулыгын киметәбез. Мичтән алгач та бәлешне төреп, 4-5 сәгать тотсак, тәмләнеп кенә торачак.
Суынгач, бәлешне телемнәргә бүлгәләп, өстенә сироп (1 стакан суга 5 аш калагы песок болгатып) коябыз.
Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев