Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Яшелчәле тавык пиццасы

Иң элек шикәр комы, чүпрә һәм тозны кефирга салып болгатыгыз. Аннары шуңа иләнгән он кушып, камыр ясагыз. Камырны бер-ике сәгать җылы урында тотып, түгәрәк җәймәләр әзерләгез.

Ваклап туралган кишер һәм суганны атланмайда җиңелчә генә кыздырыгыз. Шуны камыр өстенә тигезләп ягыгыз. Аннан соң вак итеп туралган пешкән тавык ите, түгәрәкләп киселгән помидор, тасмалап туралган баллы борычны катламлап тезегез. Һәм уыл­ган сарымсакны майонез белән болгатып, пицца өстенә сибегез дә кызу мичтә 20 минут пешерегез. Кайнар пиццага туралган ук­роп һәм петрушка сибегез.

Дүрт өлеш өчен: 1,5 стакан он, 15 г чүпрә, ярты стакан ке­фир, 1 чәй кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз.

Эчлек өчен: 300 г пешкән тавык ите, 4-5 помидор, 1 баллы борыч, 1 кишер, 1 баш суган, 80 г атланмай, 2 төш сарымсак,

5 аш кашыгы майонез кирәк.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X