Мөслим-информ

Тәмлетамак. Яшелчәле рагу

“Аш-су” рубрикасында бүген Метрәйдән Айгөл Шыгаеповадан яшелчәле рагу рецепты тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: сыек май (2-3 аш кашыгы), суган (1 баш), ит (250-300 г), бәрәңге (7-8 данә), кәбестә (300-400 г), кишер (1-2 данә), помидор яки томат пастасы (1-2 данә яки 1 аш кашыгы), тәмләткечләр, тоз.
Әзерләү ысулы
Суганны вак итеп турап, кәстрүлдә сыек майда кыздырабыз. Итне турап, кыздырылган суган янына өстибез, тәменчә тоз, тәмләткечләр салабыз, яхшылап болгатабыз. 
Бәрәңгене эрерәк итеп шакмаклап турап, кәстрүлгә салабыз, шулай ук болгатып куябыз. Кәбестәне вак итеп турап, янына кыргыч аркылы үткәреп, кишер салабыз, бергәләп уабыз  (тәм өчен чеметем генә шикәр комы өстәргә була). Аннан соң кәстрүлгә кәбестә белән кишерне һәм алар өстенә 1-1,5 стакан кайнар су, 1-2 помидор турап салабыз (помидорны томат пастасы белән алыштырырга мөмкин). Яшелчәләр кайнап чыккач, сүрән утта 30-40 минут пешерәбез. Иң соңыннан тәм өчен яшел тәмләткечләр салырга мөмкин. Рагуны өстәлгә кайнар килеш, өстенә майонез яки сөт өсте салып бирәбез. 
Ашларыгыз тәмле булсын!  

Фото-Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: