Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Ял көннәрендә гөбәдия белән сыйлана аласыз

"Гөбәдияне яратмаган кеше юктыр ул. Балаларым - аның кортын, үзем камырын яратып ашыйм. Кунакка бара башласаң да, бәйрәм табыны өчен дә менә дигән ризык ул гөбәдия! Мин аны соңгы арада зур бәлеш формасында түгел, ә кечкенә порцияләр белән пешерә башладым," - ди Мөслимдә яшәүче Наилә Шәгалиева.

- 12 гөбәдия камыры өчен 2 йомырка, 2 стакан сөт, 1 кап (11 г) коры чүпрә, ярты кап маргарин, он, ванилин, шикәр комы, тоз кирәк булачак.

Эчлек өчен 250 г корт, 1 стакан дөге, 4-5 каты пешкән йомырка, тәменчә шикәр комы, 1 кап атланмай, 1 стакан йөзем кирәк. Гөбәдияләрне майлау өчен 1 йомырка һәм өстенә сибү өчен 5-6 печенье да әзерләргә онытмагыз.

 

Әче камыр басып, кабарту өчен җылы урынга куегыз. Тозлы суда пешкән дөгене салкын су белән чайкатырга һәм дуршлагка салып, суын саркытырга кирәк. Аннан, ябышмасын өчен, бераз үсемлек мае салып болгатыгыз. Чистартылган йөземне юып, өстенә кайнар су коярга, суын сыкканнан соң, дөгене кушып болгатырга кирәк. Хәзер инде чистартылган йомырканы вак угычтан уасы һәм атланмайны эретәсе генә калды.
Камырдан 12 зур һәм кечкенә шарчыклар тәгәрәтеп куйыйк. Зур шарларны чәй тәлинкәсе зурлыгында җәегез. Һәркайсына катламлап: корт, шикәр комы, йомырка, йөземле дөге салына. 1 әр аш кашыгы атланмай сибеп, кечкенә җәем белән каплагыз да, кырыйларын беркетегез һәм матур итеп бөгегез.

Гөбәдияләрне тугланган йомырка белән майлап, өстенә уылган печенье сибәргә дә 200 градускача җылытылган мичтә пешерергә кирәк. Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X