Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Якмыш белән чәй эчеп алыйк!

Авыл мичендә пешкән ризыкларны өлкән буын сагынып сөйли. “Без яшь чакта әзерләнә торган якмыш, мичтәгечә кетердәп тормаса да, духовкада да тәмле чыга”, – ди газета укучыбыз Надежда Петрова. Якмыш пешерү рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Якмыш гадәти кыстыбый камырыннан ясала. Аның өчен 0,5 литр катык, чама белән тоз салып, камыр басабыз. Җәеп, кыстыбыйга әзерләгән кебек түгәрәкләр кисәбез. Эчлек өчен камыр күләменә карап алынган эремчеккә 1-2 йомырка, чама белән тоз-шикәр салып болгатабыз. Әзер камыр түгәрәкләрен кызган табага салабыз, шул ук мизгелдә өстенә юка итеп кенә эремчек ягыла. Камыр яхшы пешсен, эремчек кабарсын өчен 3-4 минутка духовкага тыгып алу кирәк. Соңыннан кайнар якмыш өстенә ак май салырга кирәк. Чәй янына менә дигән файдалы һәм тәмле ризык!

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев