Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: "Витаминлы" салат ашаганыгыз бармы? (МИЛӘҮШӘ СОЛТАНОВАДАН РЕЦЕПТ)

- Җәй ае - төрле яшелчәләргә мул чор. Мин яңа өлгергән яшелчәләрдән салатлар әзерләргә яратам, - ди Шуганка авылында яшәүче Миләүшә Солтанова. - "Витаминлы" салаты - шундый салатларның берсе. Көтмәгәндә килеп кергән кунакларны сыйлар өчен дә, бик ашыгыч вакытта әзерләр өчен дә иң җайлы салат ул.

Әлеге ризыкны әзерләү серләрен ул газета укучыларыбыз белән уртаклаша.

- "Витаминлы" салат өчен эре булмаган бер кызыл чөгендер, ике кишер, кәбестәнең дүрттән бер өлеше, 150 г ысланган колбаса алына. Чөгендер һәм кишерне эре угычтан уарга, кәбестәне һәм колбасаны саламлап турап, барысын бергән салып майонез белән болгатырга. Өстәлгә куйганда өстенә берничә данә чипсы ваклап сипсәгез, укроп яфраклары куйсагыз, салатыгыз тагын да матурланып китәр. Бу салат һәркемнең күңеленә хуш килер, дип уйлыйм. Салатыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X