Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: витаминлы кайнатма

Мөслим авылында яшәүче Рәшит Ризванов, витаминлы ризык булсын дип, кайнатманы дүрт төрле җимештән әзерли икән. Алма, кара миләш, балан һәм камырлыктан ясалган кайнатма кышкы озын кичләрдә чәй эчәргә бик тәмле була, ди. 

– Башта һәрбер җимешне чистартып юарга. Балан белән камырлыкны, төшләреннән арындыру өчен, сөзгеч аша чыгарырга кирәк. Җимешләрнең һәрбер төрен аерым кайнатып, соңыннан, барысын бергә кушып, өстәмә кайнатып алырга мөмкин. Шикәр комын гадәти кайнатма әзерләгәндәгечә саласы. Алма белән кара миләшне, балан белән камырлыкны бергә дә кайнатырга була. Аннан соң барысын бергә кушып кайнатасың, – ди Рәшит Ризванов.
Ир-ат итсез аш ашамас. Ул бройлер тавыкларны әзерләү серләре белән дә уртаклашты. 
– Суеп чистарткач, бройлерның ботын ботка, канатын канатка, маен, ак итен һәм башкасын аерып куям. Түш итен фарш өчен файдаланырга ярый. Ботлардан шулпа тәмле була. Ә канатларын мин мультиваркада пешерәм, – ди Рәшит Ризванов. – Мультиваркага кирәк кадәр канат, бәрәңге, болгар борычы, суган, сарымсак, кишер салам, тәменчә тоз, кара борыч өстим, бераз су кушып, тиешле режимга куям. Томаланып, тәмле булып пешеп чыга ризык.
Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев