Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

"Виктория" пирогы

Бакчада җиләк өлгергән вакыт, димәк "Виктория" пирогы рецептын тәкъдим итү урынлы булачак.

Пирог өчен: 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 10 грамм көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы сөт, 120 грамм атланмай, бер чеметем тоз, 1 стакан чамасы он, 2 стакан яңа өзелгән бакча җиләге (виктория).

Эш тәртибе: викторияне юарга һәм кипшетергә. Йомшарган майны шикәр комы белән болгатырга, аннары йомырка сарысын салып тугларга. Шул катнашмага он белән көпшәкләндергечне һәм сөтне салып болгатырга.

Аерым савытта йомырка агы белән шикәр комын куе күбек хасил булганчы тугларга һәм камырга өстәргә. Яхшылап бертөрле масса булганчы болгатырга һәм майланган табага салырга, өстенә киселгән яки бөтен җиләкләр тезәргә.

200 градуска кадәр кызган мичтә 40-50 минут пешерергә. Табада килеш бераз суытырга һәм кисеп табынга чәй янына бирергә мөмкин.

Фото –freepik.com алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев