Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Валентинадан салат

Кайнар ризыкка кадәр бирелүче салатларны тәмле дә, туклыклы да итеп әзерләү серләрен Мөслим урта мәктәбендә шеф-пешекче булып эшләүче Валентина Шәрифуллинадан да яхшы белүче юктыр. Бүген игътибарыгызга Валентина ханымнан могҗизалы салат рецепты тәкъдим итәбез. 

– Салат өчен кирәкле ингредиентлар: бер пакет (200 грамм) краб таякчыклары, 1,5 стакан пешкән дөге, 400 граммлы бер банка консервланган кукуруз (“Бондюэль” фирмасыныкы баллы, мин шуны алам), 350 г маринадланган шампиньон гөмбәсе, уртача зурлыктагы пешкән тавык боты (3 данә), 4 данә пешкән йомырка, 400 граммлы бер банка консервланган ананас, кирәгенчә майонез һәм каймак. 
Бер зур яисә ике уртача тәлинкәгә ингредиентлар катламлап тезелә. Иң аска дөге салабыз, өстенә майонез белән каймак катнаш массаны сылыйбыз. Аның өстенә шакмаклап туралган краб таякчыларын салабыз да өстенә каймаклы-майонезлы катнашма сылыйбыз. Өченче катка кукуруз салына, аның өстенә майонезның үзен генә сылыйсы. Дүртенче катта – вак итеп туралган тавык ите һәм каймаклы-майонезлы катнашма. Бишенче катка – маринадланган гөмбә белән каймак. Иң өстә кыргычтан чыгарылган йомырка булачак. Йомырканың икесен торт-салатның кырыйларын бизәр өчен калдырабыз. Салатны төнгелеккә суыткычка куегыз. Шулай иткәндә ингредиентларның тәме тулысынча сеңеп бетәчәк һәм салат бик тәмле булачак. Табынга бирер алдыннан өстен йомырка һәм ананас кисәкләре белән бизәргә онытмагыз. 
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев