Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Ураза бәйрәме иртәсендә коймак белән сыйланыгыз

Чүпрәне җылы (35-40 градус) суда яисә сөттә изеп, тоз, шикәр комы, йомырка салалар да, әйбәтләп болгаткач, иләгән он салып, камыр изәләр һәм җылы урынга куялар. Камыр кабар башлауга, болгатып шиңдерәләр һәм яңадан җылы урынга куялар. Кабарып, шиңә башлагач, коймакны пешерә башлыйлар. Камыр әйбәт кабарса, коймак, күпереп, йомшак булып пешә. Коймакны...

Чүпрәне җылы (35-40 градус) суда яисә сөттә изеп, тоз, шикәр комы, йомырка салалар да, әйбәтләп болгаткач, иләгән он салып, камыр изәләр һәм җылы урынга куялар. Камыр кабар башлауга, болгатып шиңдерәләр һәм яңадан җылы урынга куялар. Кабарып, шиңә башлагач, коймакны пешерә башлыйлар. Камыр әйбәт кабарса, коймак, күпереп, йомшак булып пешә. Коймакны мичтә, духовкада һәм плитәдә пешерергә мөмкин. Мичтә яки духовкада коймакны әйләндермичә генә пешерәләр, аның асты-өсте берьюлы кызара, табаны гына боргалап торырга кирәк. Плитәдә пешергәндә, кыздырган майлы табага кашык белән 60 г чамасы камыр салып, өсте алсуланганчы башта бер ягын, аннары, әйләндереп, икенче ягын кыздырып пешерәләр. Коймакны май, каймак, бал, варенье белән бирергә мөмкин. 1 кг бодай онына: 0,9-1,1 л су яки сөт, 3-4 йомырка, 60-70 г шикәр, 25-30 г тоз, кыздырып пешерергә 100 г май.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама