Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Тутырылган бәрәңге

Бәрәңгене ничек әзерләсәң дә, тәмледер ул – мичтә тәгәрәткәне дә, кыздырылганы да, төелгәне дә. Мөслимнән Резеда Бохарова исә бәрәңгедән үзенчәлекле рецепт тәкъдим итә. 

– Мин бәрәңгене тутырып пешерергә яратам. Дүрт кешелек гаилә өчен 8-9 бәрәңге, 200-300 грамм чамасы бавыр, 1-2 баш суган, 40 г атланмай кирәк. 
Бавырны саламлап, суганны ярым боҗралап турыйбыз. Суганны майда кыздырып алабыз. Өстенә бавыр салып, барысын бергә пешерәбез. Бавыр пешкән арада “мундирлы” бәрәңге пешерә торабыз. Суынгач, чистартабыз да, урталай ярып, эчен алып, “куыш” ясыйбыз. Эченә бавырлы, суганлы эчлекне салабыз. Тутырылган бәрәңгене каймаклы соус тагын да тәмләтәчәк кенә. Соус та бик гади ясала. 4-5 аш кашыгы каймак, ярты чәй кашыгы он, бераз сыер мае, уртача зурлыктагы бер баш суган, 4-5 аш кашыгы шулпа, 1 данә лавр яфрагы, төелгән кара борыч, тоз кирәк. Онны коры табада кыздырып алганнан соң, бераз суытабыз һәм өстенә шулпа салып, 5 минут чамасы пешереп алабыз. Барлыкка килгән массаны бераз суыткач, өстенә кызган суган, борыч, лавр яфрагы, тоз салып, 15 минут кайнатабыз. Пешеп җитәргә 5 минут кала каймак өстибез. Тутырылган бәрәңге өстенә каймаклы соус салып, 10-15 минут духовкада пешереп алырга кирәк. Телеңне йотарлык ризык килеп чыга. 
Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев