Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Тәмле торт рецепты

Баллы-татлы ризыкларны зурлар да, кечкенәләр дә бик ярата. "Үз кулларың белән пешерелгән торт тагын да тәмлерәк, татлырак була", - ди Мөслимдә яшәүче Гөлназ Фазлыева. Бүген ул үзе яратып пешерә торган торт рецептын тәкъдим итә.

3 йомырканы 1 стакан шикәр комы белән бик әйбәтләп болгатырга. Агарып кабарган массага әкрен-әкрен генә 250 гр каймак салып, болгатуны дәвам итәргә. Аерым савытта 1 стакан он белән 1 пачка күперткечне (разрыхлитель) катнаштырабыз, аннары төп массага кушып, сак кына болгатабыз.

Табага пергамент кәгазе җәябез, шуңа камырны салып, 180 градуслы духовкада 40 минут пешерәбез. Камырның пешкәнен шырпы тыгып карап беләбез.

Пешкән коржны ике яки өч өлешкә бүлеп, баллы сироп белән чылатабыз. Коржлар өстенә үзегезгә ошаган крем сыларга була. Мин үзем кремны болай ясыйм: 500 грамм каймакка 3 аш кашыгы куертылган сөт, 5 аш кашыгы шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз. Әзер корж өстенә крем җәеп, матур итеп бизибез.

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X