Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Тиз кулдан торт

– Көтмәгәндә кунак киләчәген белү белән, кул астындагы әйберләрдән бик тиз ясалуы белән үзенчәлекле әлеге торт, – ди Мөслимдә яшәүче Эльвира Мәгалимова.

Укучыларыбыз да ярты сәгать эчендә торт әзерләү серләренә төшенә ала. Торт өчен 2 кап печенье (шоколад төсендәгесе булса, тагын да яхшы), 4-5 өлгергән банан һәм 2 өлгергән киви, 500 грамм каймак, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан сөт, 1 кап шоколад кирәк була. Тортны бизәргә туңдырылган җиләк, яки киви, әфлисун да ярый.
Иң элек, каймакка шикәр комын кушып, болгатабыз. Аңа түгәрәкләп туралган банан яки киви кушабыз. Аннары печеньены тиз генә сөткә тыгып алабыз да торт тәлинкәсенә тезәбез, өстенә банан туралган каймакны ягабыз, аннары печенье... Шул рәвешле катлам-катлам итеп тезәбез. Иң ахырдан торт өстенә кыргычтан чыгарылган шоколад сибәбез, туңдырылган җиләк, кисәкләп туралган киви һәм әфлисун тезәбез. Кыздырган чикләвек кисәкләрен ваклап салсагыз да була. Әзер тортны ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Кунакларыгыз сезнең җитезлеккә, уңганлыкка шаккатачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X