Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Тәбикмәк рецепты

Мөслимнән Гөлһәндәм апа Хәбибуллина тәбикмәк рецепты тәкъдим итә.

Моның өчен 
– 2 стакан су,
– 1 аш кашыгы коры чүпрә,
– 4 йомырка,
– 4 стакан сөт,
– 1 аш кашыгы шикәр комы,
– тоз һәм акмай кирәк.
Иң элек ике стакан җылы суга 1 аш кашыгы чүпрә, бер аш кашыгы шикәр комы һәм он салып болгатабыз да бер сәгатькә җылы урынга куябыз. Аннары, 4 стакан җылы сөт, 4 йомырканың сарысын, тәменчә тоз өстәп, он кушып (камыр сөт өсте куелыгында булырга тиеш), кабат бер сәгатькә җылыга урнаштырабыз. Бу арада йомырка агын миксер яки чәнечке белән күпертәбез. Кабарган камырга йомырка агын әз-әзләп кенә куша-куша, бер юнәлештә болгатабыз да җылыга куябыз. Әгәр дә бик ашыгыч икән, шунда ук пешерә башларга да мөмкин. Табага беренчесендә генә май салырга кирәк. Калган тәбикмәкләрне коры табада гына пешереп, соңыннан ак май белән майлыйбыз. 
Ашыгыз тәмле булсын!

Фото  – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X