Мөслим-информ

ТӘМЛЕТАМАК: Ташкабактан торт пешерәбез

Ташкабактан торт рецептын тәкъдим итәбез. Ингредиентларны чама белән алырга.

Ташкабакны угычтан уарга, тоз,борыч салып беразга куеп торырга, җыелган суын саркытып түгәргә. Үсемлек маенда суган, кишер кыздырырга.
Аерым савытта майонезга сарымсак, яшел үләннәр кушып болгатырга.Саркыган ташкабакка йомырка,он салып туглап, табада коймак кебек пешереп алырга. Майда кыздырып алу белән сарымсаклы майонез, кызган кишер һәм суган, уылган сыр ягабыз, аннан тагын ташкабак коймагы...
5 кат ясарга һәм табынга кисеп бирергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: