Мөслим-информ

ТӘМЛЕТАМАК: Ташкабактан кышка салат

4 кг ташкабак, 6-8 данә болгар борычы, 1 кг суган, 350 грамм чамасы томат соусы, 3 аш кашыгы тоз, 300 грамм шикәр комы, стакан ярым көнбагыш мае, бер-ике кашык аш серкәсе кирәк булачак. Бер литр суга томат соусын салып болгатабыз, аңа тоз, шикәр комы, көнбагыш мае салабыз. Шуңа шакмаклап туралган...

4 кг ташкабак, 6-8 данә болгар борычы, 1 кг суган, 350 грамм чамасы томат соусы, 3 аш кашыгы тоз, 300 грамм шикәр комы, стакан ярым көнбагыш мае, бер-ике кашык аш серкәсе кирәк булачак. Бер литр суга томат соусын салып болгатабыз, аңа тоз, шикәр комы, көнбагыш мае салабыз. Шуңа шакмаклап туралган ташкабакны салып, яхшылап болгатабыз. Утка куеп кайнатып чыгарабыз һәм 10 минут кайнаганнан соң, озынча туралган болгар борычын салабыз. Тагын 10 минут чамасы кайнаткач, салатка түгәрәкләп туралган суган кушабыз. Барлык яшелчәләрне салып бетергәч, яхшылап болгатабыз һәм тагын 10-15 минут кайнатып алабыз. Соңыннан аш серкәсе кушып, кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап, аларны бер тәүлеккә җылы әйберләр белән төреп куябыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: