Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Тары оныннан тәбикмәк

Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, биология, география һәм технология укытучысы Гөлсинә Сафина – үзенчәлекле тәбикмәк пешерү остасы. 

Тары оныннан әзерләнүче әлеге төр камыр ризыгы бик тәмле һәм туклыклы килеп чыга. 
– Кибетләрдә тары онын табып булмагач, тары ярмасын юып киптерәм дә блендерда “тарттырам”. Аннары онны иләргә кирәк. 1 стакан тары онына 2 стакан гади он, 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, 400 мл сөт, 1 чәй калагы чүпрә, тәменчә тоз салып, барысын бергә яхшылап туглыйбыз һәм җылы урынга куябыз. Камырны җылыда ике сәгатьләп тотам. Кабарып менгәч, пешерер алдыннан гына бер стакан кайнап торган сөт салабыз да пешерә башлыйбыз. Газ өстендә табада, үсемлек маенда, ике ягын әйләндерә-әйләндерә, пешерәбез. 
Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X