Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Сырлы коймак

Иртәнге чәйгә коймактан да тәмле ризык юктыр ул. Уңган хуҗабикәләр коймакның ниндиен генә пешерми бүген?! Мәлләтамак авылында яшәүче Раушания Фазлыева коймакны сыр белән пешерә.

Искиткеч тәмле коймак рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.– Кирәкле ингредиентлар: 1,5 стакан сөт, ике йомырка, бер стакан он, 200 грамм чамасы сыр, бер чәй калагы шикәр комы, чама белән тоз, бер чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), ике аш калагы көнбагыш мае, бер чеметем яшел укроп.Әзерләү тәртибе: җылымса сөтне шикәр комы, тоз һәм йомырка белән бергә кушып болгатабыз. Аның өстенә он һәм көпшәкләндергеч салабыз. Вак угычтан уылган сырны әлеге массага өстибез. Иң соңыннан, ваклап туралган укроп белән көнбагыш маен салып, яхшылап болгатабыз. Кызган табада ике ягын да әйләндереп, алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Коймакларны табынга акмай белән майлап бирәбез. Мондый ысул белән пешерелгән коймаклар суынгач та тәмен югалтмый.Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецептлар рецепты коймак