Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Сыр юкасы нәрсә ул?

Айсылу Лероннан "Сыр юкасы" рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 1 стакан кефир, 0,5 бал калагы тоз, 0,5 бал калагы шикәр комы, 0,5 бал калагы сода, 250-350 г сыр, 2 стакан он. 1. Иң элек булган сырны уасы. 2. Кефирга тоз, шикәр комы, сода салып болгатасы. 3. Шуңа он һәм уылган сырның яртысын салып, үзенә күрә бер камыр рәвеше кергәнче тырышабыз. 4. Камырны шарларга бүләсе. Һәрберсен җәеп, өстенә калган сырны салып чыгасы да, кыстыбый шикелле бөкләп куясы. Сүз уңаеннан, эчлеккә колбаса, яки пешкән тавык ите куллансаң да була. 5. Килеп чыккан сыр лепешкаларын майсыз табада кыздырып аласы гына кала!"Әлеге рецепт буенча лепешкалар күп чыкмый, ике-өч кешелек кенә. Шуңа да ишлерәк гаилә өчен ингредиентлар санын/күләмен арттырырга киңәш итәм", ди Айсылу.

ЧЫГАНАК: http://www.intertat.ru/ash-su/syr-yukasy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев